Татар телендә мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәрен аерып өйрәнәләр. Мөстәкыйль сүз төркемнәре мөстәкыйль лексик мәгънәгә ия, атау функциясен башкаралар, ягъни чынбарлык күренешләрен атыйлар, предмет, күренеш, билге, эш-хәлләрне белдерәләр.

Мөстәкыйль сүз төркемнәренә исем, сыйфат, фигыль, рәвеш, сан, алмашлык, аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләр керә. Ярдәмлек сүз төркемнәре атау функциясен башкармыйлар, мөстәкыйль сүзләргә бары өстәмә мәгънәләр бирү, аларны бер-берсенә бәйләү яки модаль мәгънәләр ясау өчен хезмәт итәләр.

Ярдәмлек сүз төркемнәре бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренә бүлеп каралалар. Бәйләгеч сүз төркемнәре (бәйлекләр, бәйлек сүзләр, теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр) сүзләрне (җөмләләрне) үзара бәйләү өчен хезмәт итәләр. Модаль сүз төркемнәре (модаль сүзләр, ымлыклар һәм кисәкчәләр) сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерәләр.

Һәр сүз төркеменең үзенә генә хас грамматик категорияләре бар. Аларда теге яки бу сүз төркеменә карый торган барлык сүзләр өчен дә уртак гомуми мәгънә була. Мәсәлән, предметлык мәгънәсен белдерүче исем сүз төркеменә морфологик яктан — килеш, тартым, сан, хәбәрлек категорияләре; эш, хәл, хәрәкәт мәгънәсен белдерүче фигыль сүз төркеменә юнәлеш, наклонение, заман, зат-сан, дәрәҗә категорияләре хас; предметның билгесен белдерүче сыйфат сүз төркеме морфологик яктан төрләнмәве белән аерылып тора, аңа бары тик дәрәҗә категориясе генә хас, синтаксик яктан конструктив түгел, җөмләдә күбрәк аергыч булып килә һ.б.

Хәзерге тел белемендә сүз төркемнәрен аерып өйрәнү мәсьәләсе бәхәсле булып кала бирә.

Әдәбият           

Татар грамматикасы. Морфология. М.–К., 2002. 2 т.;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;

Лингвистический энциклопедический словарь. М., 1990.

Автор — М.З.Зәкиев