Эчтәлек

Татар теленә, нигездә, лексик полисемия хас: бер үк сүз төрле предмет һәм күренешләрне белдерә.

Мәсәлән, кыр (исем) сүзе түбәндәге лексик мәгънәләргә ия:

  • урмансыз мәйдан (кырда чәчәк җыю);
  • чәчү өчен эшкәртелә торган җир (иген кыры);
  • нәрсә өчен дә булса махсус җиһазландырылган тигез мәйданчык (футбол кыры);
  • чикләрендә нинди дә булса махсус көчләрнең тәэсире чагылыш таба торган киңлек (магнит кыры);
  • китап, дәфтәр кырыендагы чиста буй (дәфтәр кыры);
  • эшләпә кырые (киң кырлы эшләпә).

Сүзнең теге яки бу мәгънәсен контекст яки сөйләмнең гомуми тематикасы бирә. Күпмәгънәле сүзнең мәгънәләре арасында билгеле бер семантик бәйләнеш була, шуңа күрә, омоним сүзләрнең мәгънәләреннән аермалы буларак, бу мәгънәләрнең бер үк сүзнеке булуы шик тудырмый.

Әдәбият  

Хаков В.Х. Татар әдәби теле. К., 1999;

Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. К., 2001;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.