- РУС
- ТАТ
(грек. lexikos — сүзгә кагылышлы), а) теге яки бу телнең һәм җирле сөйләшләрнең сүзлек составын тәшкил итүче сүзләр җыелмасы; б) сөйләмнең билгеле бер төренә караган сүзләр: көнкүреш лексикасы, фәнни лексика, балалар лексикасы, рәсми лексика һ.б.; в) стилистик кулланылыш буенча уртак сүзләр җыелмасы: нейтраль лексика, югары лексика, поэтик (шигъри) лексика, интернациональ лексика; г) теге яки бу кеше (автор) сөйләмендә кулланыла торган сүзләр җыелмасы, аның теленең сүзлек составы: Г.Тукай, Г.Ибраһимов һ.б.ның лексикасы
Лексика лексикология, семасиология, ономасиология, диалектология, фразеология тармакларының өйрәнү предметы булып тора.
«Лексика» төшенчәсе, гадәттә, телнең 3 аспектындагы (авазлар составы, лексик һәм грамматик чаралар) аермаларга һәм капма-каршылыкларга нигезләнә. Сүзләр һәм сүзтезмәләрдән гыйбарәт булган лексик чаралар авазлар составы һәм грамматик чаралар белән беррәттән теләсә кайсы телнең нигезен тәшкил итә һәм аның универсаль билгеләре булып килә ала.
Лексика төрле юллар белән барлыкка килгән сүзләрне үз эченә ала (к. Этимология). Күптәннән килә торган татар лексикасы, ягъни сүзләрнең төп лексик-семантик төркемнәре — кардәшлек терминнары, тән төзелешенә караган сүзләр, кыргый һәм йорт хайваннарының исемнәре, предмет атамалары (исем), предметның билгесен, сыйфатын белдерә торган сүзләр (сыйфат), эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр (фигыль) һ.б. гомумтөрки сүзлек фондын тәшкил итә һәм төрки телләрнең барлык төркемнәрендә дә күрсәтелә («Борынгы төрки сүзлек»тә (М.–Л., 1969) чагылыш таба).
Татар лексикасында төрки тамырлы сүзләрдән башка төрле телләрдән кергән алынмалар да бар. Иң борынгы алынмаларга борынгы иран, кытай, санскрит телләреннән кергән сүзләр карый. Монгол, маньчжур (баһадир, бәрәңге), фин-угор (миләш, поши) сүзләрен берләштергән гомуми лексик катлау аерылып тора. X–XVI йөзләрдә ислам дине белән бергә татар теленә гарәп (к. Гарәп алынмалары) һәм фарсы (к. Фарсы алынмалары) сүзләре, XVII йөздән рус алынмалары үтеп керә. XIX йөз ахырында грек һәм латин морфемаларына ия булган терминнарның саны зур тизлек белән арта (к. Терминология).
Лексика һәрвакыт үсеш-үзгәрештә: чынбарлык күренешләре белән бәйле рәвештә, ул яңа предметларны, күренеш, хәлләрне, төшенчәләрне белдерүче яңа сүзләр белән даими тулыланып тора. Бу сүзләр неологизмнар дип атала; телдә ныгып җитеп, алар яңа булудан туктый һәм төп сүзлек фондына керә.
Лексик составның артуы төрлечә гамәлгә ашырыла:
Искергән лексик берәмлекләр һәрвакытта да юкка чыкмый, аларның кайберләре телнең пассив сүзлек фондына күчә (к. Архаизмнар, Тарихи сүзләр).
Лексикада эчтәлекләре ягыннан — абстракт сүзләр, синонимнар, антонимнар; әйтелешләре ягыннан омонимнар, омографлар, омофоннар, паронимнар аерып күрсәтелә. Лексиканы теркәп баруның төп чарасы булып сүзлекләр хезмәт итә, ә сүзлекләрне төзү теориясен һәм практикасын, үз чиратында, лексикография өйрәнә.
Хәзерге татар әдәби теле. К., 1965;
Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. К., 1979;
Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология. К., 1999.
Автор — И.Б.Бәширова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.