Эчтәлек

Саф латин алфавиты б.э.к. IV–III йөзләрдә барлыкка килә. Исеме Италиянең урта өлешендәге Лаций өлкәсендә яшәүче латин кабиләләреннән алына. Грек язуына барып тоташа. Сулдан уңга таба языла. Латин алфавиты Европа, Төньяк һәм Көньяк Американың күпчелек халыклары язуына нигез итеп алына.

Россия империясенең төрки-мөселман халыкларында, аларның рухи мәдәниятен яңарту күренеше буларак, гарәп язуын латин язуына алмаштыру турындагы фикер XIX йөз уртасында туа. Бу эшне әзәрбайҗан язучысы һәм драматургы М.Ф.Ахундов башлап җибәрә. Ул 1850 еллар ахыры — 1860 еллар башында гарәп алфавитын үзгәртеп төзүнең 4 проектын тәкъдим итә. 3 нче проект буенча гарәп графикасын латин язуы нигезендә камилләштерү күздә тотылган була, әмма бу фикер яклау тапмый.

XIX йөз ахырында гарәп алфавиты реформасына караган төрле проектлар белән фарсы шагыйре Мирза Милкемхан, Иран шаһзадәсе Мирза Риза хан һ.б. чыгыш ясый.

Татар язуын гарәп графикасыннан латин язуы нигезенә күчерү зарурлыгын беренчеләрдән булып татар шагыйре һәм язучысы С.Рәмиев әйтә. 1911–1912 елларда Әстерханда чыккан «Идел» газетасындагы язмаларында ул татар язуын үзгәртү турындагы мәсьәләне катгый рәвештә күтәреп чыга, латин алфавитының үз вариантын тәкъдим итә, латин язуы үрнәкләрен китерә. Аның фикеренчә, латин язуы татар теленең авазлар төзелешен аеруча тулы итеп бирә ала.

1920 елда татар-башкорт журналистлары (Казан) конференциясендә дә латин алфавитына күчү турында сүз кузгатыла. 1924 елда 6 нчы Берләштерелгән Татар-башкорт командирлары мәктәбендә (хәзер Казан югары хәрби командирлар училищесе) беренче латинчылар ячейкасы барлыкка килә. Соңрак шуның җирлегендә Бөтентатар «Латин дусты» җәмгыяте оеша. Аның әгъзалары арасында Ш.Усманов, Ш.Измайлов, З.Гали була.

Латинлаштыру хакында фикер алышу Татар-башкорт мәгариф хезмәткәрләре съездыннан соң (Мәскәү, 1924) тагын да көчәя. Монда килешүле карар тәкъдим ителә: «латинлаштыруга каршы чыкмаска», әмма «гарәп билгеләрен җиңеләйтү юлларын эзләп табу чараларын күрергә». Шуннан соң ук 1924 елның 18 гыйнварында Мәскәүдә Яңа алфавит комитеты төзелә. 1924 елның ахыры — 1925 елның башында ТАССРда латин язуын өйрәнү буенча ирекле түгәрәкләргә йөрүчеләр саны 1 меңгә якын була. Латин язуын хуплаучылар фикеренә килгәндә, гарәп графикасына нигезләнгән язу татар текстын аңлауны катлауландыра, чөнки ул татар теленең фонетик үзенчәлекләрен җитәрлек дәрәҗәдә чагылдырмый.

Бөтен төрки халыклар өчен яңа алфавит кертү мәсьәләсе 1926 елда Бакуда узган 1 нче Тюркология съездында карала. ТАССРдан анда делегатлар Г.Ибраһимов, Г.Алпаров, Н.Хәким, Г.Сәгъди, С.Гафуров, С.Атнагулов һ.б. катнаша. Татар иҗтимагый, сәяси эшлеклеләре һәм тел белгечләре Г.Ибраһимов, Г.Шәрәф үз чыгышларында, татар теленең үзенчәлекләрен исәпкә алып, гарәп шрифтын яхшыртуны тәкъдим итәләр. ТАССРдан башка делегатлар шулай ук латин алфавитын рәсми рәвештә кире какмасалар да, гарәп язуына реформа кертү ягында торалар. С.Атнагулов битарафлык күрсәтә. Көчле бәхәсләрдән соң, съезд «яңа латин алфавиты кертү» турында карар кабул итә.

Шул ук елда ТАССР Советларының 6 нчы съездында «Яңалиф» җәмгыяте төзелә, соңрак шул исемдәге нәшрият һәм журнал булдырыла. 1927 елның башында язучы Ф.Сәйфи-Казанлы һәм тел белгече Г.Нугайбәк үзләренең латин язуына нигезләнгән татар алфавиты проектларын халыкка игълан итәләр. Г.Нугайбәк проекты 1927 елда гарәп алфавиты урынына кабул ителгән яңалифкә нигез була (Әзәрбайҗанда латин язуы — 1923 елда, Төркиядә 1928 елда кабул ителә).

Милли мәдәният үсешендә зур тоткарлыкларны булдырмый калу максаты белән татар язуын латин язуына алыштырганнан соң, республикада халыкны яңа әлифбага өйрәтү буенча зур эш башлана. Әмма 1939 елда яңалиф рус алфавитына нигезләнгән графика белән алыштырыла (кара Кириллица).

Татар халкы тарихының яңа этабында латин графикасына нигезләнгән язуга кире кайту мәсьәләсе 1997 елда 2 нче Бөтендөнья татар конгрессында кузгатыла. Дискуссияләрдә ТРның күренекле галимнәре, мәдәният эшлеклеләре катнаша (Ә.Г.Кәримуллин, М.З.Зәкиев, Ф.Ә.Ганиев, Х.Р.Курбатов, В.Х.Хаков һ.б.). Конгресс чыгарган карарлар латин графикасын өйрәнү буенча курслар оештыру өчен җирлек тудыра, фәнни-методик әдәбият әзерләү һәм бастыру эшләре башлана, күп кенә татар мәктәпләрендә тәҗрибә сыйфатында латин язуы куллануга нигезләнгән укыту кертелә. 1999 елның 15 сентябрендә ТР Дәүләт Советы «Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында» Закон кабул итә. 2001 елның 1 сентябреннән ул ТРда дәүләт алфавиты булып саналырга, ә 2011 елга латин язуына тулысынча күчеп бетү тәмамланырга тиеш була. Әмма РФнең 2002 елның 11 декабрендә «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» Законы кабул ителә. Аның 3 нче маддәсенә «Россия Федерациясендә Россия Федерациясе дәүләт теле һәм республикалар дәүләт телләре алфавитлары кириллица графикасы нигезендә төзелә. Россия Федерациясе дәүләт теленең һәм республикалар дәүләт телләре алфавитларының башка графика нигезләре федераль законнар тарафыннан гамәлгә ашырыла ала» дигән өстәмә кертелә. Шул нигездә, латин язуын татар мәдәниятенә кире кайтару мәсьәләсен кузгату тыела. Шуңа карамастан латин язуы ТРның кайбер периодик басмаларында кулланылуын дәвам итә; басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының кайберләрендә («Казан утлары» журналы, «Интертат» электрон газетасы һ.б.) латин язуы үрнәкләре басыла. Шулай ук кара «Алфавит».

Әдәбият

Рәмиев С. Безгә тәкъдил вә ислах хөрүф кирәкме? Әллә бөтенләй тәбдил үк кирәкме? // Идел. 1911. 5 июнь;

Сәйфи-Казанлы Ф. Татарлар арасында «Яңалиф» тарихы. К., 1928;

Татарстан Республикасында тел сәясәте: Документлар һәм материаллар (80–90 нчы еллар). К., 1989;

Xaqov V.X. Telen belgәn il aҫar. Q., 1993;

Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. К., 1999;

Реформа мусульман­ской азбуки // Мир ислама. 1913. Т. 2, вып. 12;

Шараф Г. К вопросу о принятии для тюркских народностей латинского шрифта // Вестн. Науч. об-ва Татароведения. 1926. № 5;

Закиев М.З. Сохраним родной язык — сохраним и нацию // Науч. Татарстан. 1997. № 3–4;

Мухаметшин Р.М. Переход на латинскую графику в Татарстане: между научной целесообразностью и политической конъюнктурой // Гражданское общество в многонациональных и поликонфессиональных регионах. М., 2005.

Авторлар — В.Х.Хаков, Г.С.Сабирҗанов, А.М.Ахунов