Эчтәлек

Мәкаль һәм әйтемнәр белән беррәттән сөйләмне матурлыйлар, дидактик функция үтиләр; халык сөйләменнән лексика, стиль, ритмикасы белән аерылалар.

Татар теленең күп кенә канатлы сүзләрен фольклор әсәрләреннән, Кол Гали, С.Сараи, Мөхәммәдъяр, Г.Утыз Имәни, Акмулла, Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан һ.б. шагыйрь һәм язучыларның әсәрләреннән алынган цитаталар тәшкил итә; мәсәлән: «Йимәс эт саркытын килеп арыслан» — эттән калганны арыслан ашамас («Китабе Гөлестан бит-төрки»), «Иң мөкатдәс нәрсә — эш» (Г.Тукай).

Татар канатлы сүзләрнең шактые — алынма сүзләр (калькалаштыру һәм ярымкалькалаштыру юлы белән ясала), шулар исәбендә Шәрекъ (аеруча гарәп һәм фарсы) фольклорыннан һәм әдәбиятыннан, Коръән һ.б. дини китаплардан күчкәннәре бар: «Җенне кувшиннан чыгару» (фарсы, «Балыкчы турында әкият»), «ләм-мим дәшмәү» (Коръән); канатлы сүзләрнең бер өлеше борынгы мифологиядән һәм әдәбияттан кергән: «Сизиф михнәте», «Дамокл кылычы»; Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятыннан алынган: «Җил тегермәннәре белән сугышу» («Дон Кихот», М.Сервантес), «Базда (савытта) дары бар әле» («Тарас Бульба», Н.В.Гоголь).

Әдәбият  

Мәхмүтов Х.Ш. Канатлы сүз — хикмәтле сүз. К., 1999;

Ашукин Н.С., Ашукина М.Г. Крылатые слова. М., 1966;

Гончарова Н.А., Щербакова И.М. Из античной му­дрости. Минск, 1995;

 Махмутов Х.Ш. Афористические жанры татарского фольклора. К., 1995.

Автор — Х.Ш.Мәхмүтов