Эчтәлек

Архаизмнардан аермалы буларак, синонимнары юк. Дәреслекләрдә һәм фәнни әдәбиятта — терминологик мәгънәдә, матур әдәбиятта тарихи колорит тудыру өчен кулланылалар.

Тарихи сүзләрне генетик һәм семантик билгеләренә карап төркемлиләр. Генетик билгеләре ягыннан татар лексикологиясендә

  • борынгы төрки,
  • иске төрки,
  • революциягә кадәрге,
  • революциядән соңгы тарихи сүзләрне аерып өйрәнәләр.

Күпчелек борынгы төрки тарихи сүзләр татар лексикасыннан озак вакытка юкка чыгып тора. Алар, төрки рун язуын һәм борынгы төрки чорны өйрәнү белән бәйле рәвештә, башта тарихи-филологик тикшеренүләрдә, соңрак матур әдәбиятта яңадан күренә башлыйлар: тәңре — Аллаһ, күк; каган — ил белән идарә итүче; балбал — таш сын һ.б.

Иске төрки тарихи сүзләрнең күпчелеген гарәп-фарсы алынмалары тәшкил итә: ахун — өлкән мулла; мөэмин — дингә ышанучы, диндар, хак мөселман; гарасат — соңгы хөкем чыгарылачак мәйдан, кыр. Иске төрки тарихи сүзләр арасында төп төрки сүзләр дә бар: абыстай — мөселман дини мәктәбендә укытучы; би — кенәз; кәнизәк — асрау, хезмәтче, кол хатын-кыз.

Революциягә кадәрге тарихи сүзләрнең күпчелеген рус теленнән кергән сүзләр яисә рус сүзләре һәм сүзтезмәләренең калькалары тәшкил итә: баяр (бояр), үрәтник, кенәз, народник, жандарм.

Революциядән соңгы тарихи сүзләргә революция һәм совет чоры төшенчәләрен белдерүче сүзләр һәм сүзтезмәләр керә: ак гвардия, батраклар комитеты, нэпман.

Семантик билгеләре ягыннан тарихи сүзләр түбәндәге төркемнәргә бүленә:

  • иҗтимагый-сәяси: ямщик, коммуна, меньшевик, эсер, продразвёрстка;
  • административ: волость, кулак, кантон;
  • көнкүреш: тубал, чабата, киле;
  • йола: калым, бирнә, талак;
  •  дини: гыйбадәт, намаз, мулла, мөфти һ.б.

Татар телендә тарихи сүзләрне өйрәнү һәм аларны классификацияләү белән Ш.Г.Рамазанов, В.Х.Хаков, Г.Х.Әхәтов, М.З.Зәкиев, Ә.М.Ахунҗанов, Х.Р.Курбатов, К.С.Сабиров һ.б. галимнәр шөгыльләнә.

Әдәбият   

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология. К., 1999;

Зинина А.С. Историзмы и их разновидности в татарской лексике // Двуязычие: Типология и функционирование. К., 1990.