Эчтәлек

Борынгы төрки рун язуы ядкәрләрендә беркетелеп калган, структур-генетик яктан борынгы уйгыр теленә якын тора.

Орхон-Енисей язмалары башта, нигездә, кабер ташларына, кыяларга, соңрак металл, керамика һәм агачтан эшләнгән әйберләргә язулар төшерү өчен файдаланыла, шуңа күрә аларда уеп алу яки чокып ясау өчен уңайлы булган очлы геом. формалар өстенлек ала.

Язуы горизонталь формада, уңнан сулга, кайвакыт сулдан уңга языла. Орхон-Енисей алфавитында 40 тан артык хәреф бар, шуларның 4 есе — сузык авазлар (Енисей рун алфавитында — 5 сузык аваз). Язуда алгы яки арткы рәт сузыклары аерылмый, бериш тартыкларның язылышы алардан соң килүче сузыкларның алгы яки арткы рәтнеке булуларына бәйле.

Орхон-Енисей язмалары шул ук вакытта кулланылышта йөргән уйгыр, ә ислам динен кабул иткән халыкларда гарәп алфавитлары тарафыннан кысрыклап чыгарыла.

Орхон-Енисей язмаларының серенә Дания тел галиме В.Томсен (1893) төшенә, беренче мәртәбә рус тюркологы В.В.Радлов (1894) тарафыннан укыла. Соңрак Орхон-Енисей язмаларын өйрәнү белән күренекле тюркологлар С.Е.Малов, Д.Д.Васильев, И.В.Кормушин, А.М.Щербак шөгыльләнә.

Шулай ук кара Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре.

Әдәбият  

Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. К., 1999;

Кормушин И.В. К основным понятиям тюркской рунической палеографии // Советская тюркология. 1975. № 2;

Щербак А.М. Тюркская руника: Происхождение древнейшей письменности тюрок, границы её распространения и особенности использования. СПб., 2001.

Автор — Р.Ә.Закиров