Эчтәлек

Борынгы төрки телләр ике төргә: халык сөйләме һәм әдәби телләргә аерылалар.

Борынгы төрки кабиләләрнең һәм халыкларның сөйләм теле чагылган ядкәрләр аз сакланган. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән текстларның күбесе әдәби тел ядкәрләре булып тора.

Әдәби борынгы төрки телләрнең иң элгәре үрнәкләре – төрки рун язулары теле (VII–IX йөз) (кара: Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре).

Борынгы төрки койне угыз һәм уйгыр кабиләләре теле җирлегендә формалаша. Әдәби телгә хас булганча, аңа эшкәртелгәнлек, төрле этник һәм социаль катламнар тарафыннан кулланылуы сәбәпле, күпмедер дәрәҗәдә функциональ-стилистик вариантлык хас.

Иң әһәмиятле ядкәрләр: Тоньюкук (VIII йөз), Күлтәгин (732), Билге каган (735) ташъязмалары.

Төрки телле халыкларга билгеле борынгы уйгыр теле җирлегендә кайбер әдәби телләр формалаша. Аның тәэсирендә XI–XII йөздә Караханилар мөселман дәүләте территориясендә уйгыр әдәби теле оеша. Бу телдә (уйгыр һәм гарәп графикасында) А.Йүгнәкинең «Һибат әл-хакаикъ» («Хакыйкатьләр бүләге»), Й.Баласагуниның «Котадгу белег» («Игелекле белем»), Мәхмүд Кашгариның «Диван-е лөгать әт-төрк» («Төрки сөйләшләр җыентыгы») һ.б. язылган.

XIII–XIV йөзләрдә Алтын Урда территориясендә, Сырдәрьянең түбән агымыннан көнбатышка таба «харәзм төркие» дип аталган әдәби тел барлыкка килә, аның нигезендә җирле кыпчак һәм угыз кабиләләре теле ята. Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр турында кыйссалар»), Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се һ.б. гарәп һәм өлешчә уйгыр язуы ядкәрләрен тәшкил итә.

Урта гасырлар төрки әдәби телләре үсешендә, соңгы этап буларак, чыгтай теле барлыка килә. Аның нигезендә XVI–XIX йөзләрдә төрки әдәби телнең төбәк вариантлары, шул исәптән Идел буе төрки теле формалаша.

Моннан тыш, XIII–XIV йөзләрдә кулланылыш даирәсе тар булган әдәби борынгы төрки телләр билгеле:

  • Идел буе эпитафия (гарәп графикалы) язмаларының болгар теле (кара: Эпитафия);
  • Мисыр һәм Сүрия ядкәрләре язмаларында кулланылган мәмлүккыпчак әдәби теле;
  • Кече Азия һәм Кавказ арты ядкәрләренең сәлҗүк теле.

XIII–XV йөзләрнең кыпчак сөйләм теле (кара: Кыпчак теле) латин графикасында язылган «Кодекс Куманикус» һәм Каменец-Подольскида табылган әрмән язулы суд актларында да чагылыш тапкан.

Борынгы төрки телләрне Россия һәм чит ил галимнәреннән В.В.Радлов, С.Е.Малов, А.Н.Кононов, А.Н.Бернштам (рун язма истәлекләре), В.К.Мюллер, А.А. фон Ле Кок, П.Циме (борынгы уйгыр текстлары), Р.Арат, Б.Аталай, С.М.Моталлибов (караханилар дәвере текстлары), Р.Нур, Ә.Н.Нәҗип, Ә.И.Фазылов (харәзм ядкәрләре), А.Вамбери, Дж. Клосон (чыгтай тел белеме) һ.б. өйрәнә.

Әдәбият

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.-Л., 1951.

Древнетюркский словарь. Л., 1951.

Тенишев Э.Р. Языки древне- и среднетюркских письменных памятников в функциональном аспекте // Вопросы языкознания. 1979. № 2.

Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников VII–IX вв. Л., 1980.

Автор – Р.А.Закиров