Эчтәлек

XV–XVI йөзләрдә Аксак Тимер һәм аның варислары заманында Мавәраэннәһердә (Урта Азия) барлыкка килгән әдәби-язма тел.

Чыңгызханның өченче улы хөрмәтенә шулай аталган.

Диалект булмаган, күпләп кергән гарәп-фарсы алынмалары һәм гарәп язуы (графикасы) белән катлауландырылган тел.

Чыгтай теленең кайбер фонетик, грамматик үзенчәлекләре XV–XVIII йөзләр иске татар әдәби теленә дә хас.

Чыгтай теленең төп морфологик системасында «иске үзбәк теле элементлары»н да табарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Үзбәкстан телчеләре 1930–1960 елларда чыгтай телен «иске үзбәк теле» дип тә атыйлар.

Әдәбият     

История татарского литературного языка (XIII — первая четверть XX в.). К., 2003; Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.