- РУС
- ТАТ
Телдә, диалектта һәм сөйләшләрдә сузыклар системасы. Латинча vocalis – сузык аваз – сүзеннән ясалган
Вокализм сузык фонемалар саны, төрле фонетик позицияләрдә фонемаларның кулланылу кагыйдәләре, аларның вариантлылыгы һәм сөйләмдәге функциональ эшчәнлеге белән характерлы.
Хәзерге татар әдәби телендә вокализмның ике функциональ бүленеше бар: тамыр вокализм һәм аффиксаль вокализм.
Тамыр вокализм 9 сузык фонеманы: а, ы, о, у, ә, е, и, ө, ү ләрне эченә ала.
Артикуляцион яктан сузыклар рәт (телнең горизонталь хәрәкәтенә карап), күтәрелеш (телнең вертикаль хәрәкәтенә карап), иренләшү (иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап) буенча төркемләнәләр.
Рәт буенча сузыклар алгы рәт авазларына – ә, ү, е, ө, и һәм арткы рәт авазларына – а, ы, о, у бүленәләр.
Күтәрелеш буенча сузыклар югары күтәрелеш – и, ү, у; урта күтәрелеш – о, ө, ы, е һәм түбән күтәрелеш – а, ә сузыкларына бүленәләр.
Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап иренләшкән – о, ө, у, ү һәм иренләшмәгән – а, ә, ы, е авазларына аерылалар.
Тамыр сузыклар авызны ачу дәрәҗәсенә карап: тар – у, ү, и; ярымтар – о, ы, ө, е; киң – а, ә авазларына бүленәләр.
Тамыр сузыкларның рәт, иренләшү һәм күтәрелеш белән бәйле билгеләре – сүз мәгънәсен аеручы билгеләр: ана- әнә, он – өн, ут – үт.
Аффиксаль сузыкларның рәт һәм иренләшү билгеләре тамырның беренче иҗегендәге сузыгына бәйле. Сингармонизм законы буенча, әгәр дә тамырдагы сузыклар алгы рәт (нечкә) сузыклары булса, аңа алгы рәт (нечкә) сузыгы кергән кушымча, тамырдагы сузыклар арткы рәт (калын) сузыклары булса, аңа арткы рәт (калын) сузыгы кергән кушымча ялгана: күлләр – куллар, күлләрдә – кулларда.
Хәзерге татар әдәби телендә, башка төрки телләрдән (башлыча, алтай һәм кыргыз телләреннән) аермалы буларак, бары тик о, ө авазлары белән генә бәйле: (колы [коло], көле [көлө]) ирен гармониясе бар.
Иррелевант аффиксаль сузыклар, үзләренең фонетик аермаларына карамастан, ике архифонемага берләшәләр: киң – а-ә һәм тар – ы-е.
Хәзерге татар әдәби телендә аффиксаль морфемаларда тар, иренләшмәгән и һәм тар, иренләшкән у, ү сузыклары куллану мөмкинлеге яши. Әмма аларның мондагы урыны морфологик яктан чикле: и – бары тик фигыльнең хәзерге заман һәм юклык формасында, у,ү – исем фигыль формасында кулланыла: сөйли, эшли, бару, килү.
Исхаков Ф.Г. Общая характеристика тюркского вокализма. М., 1955.
Байчура У.Ш. Звуковой строй татарского языка. Казань, 1959. Ч. 1.
Черкасский Ч.А. Тюркский вокализм и сингармонизм. М., 1965.
Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. Казан, 2015–2017.
Автор – М.Ә. Сәгыйтов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.