Эчтәлек

Гамәлдәге бу тел системасы башка сөйләшләр системасыннан үзенең фонетик, грамматик, сүз ясалыш һәм лексик үзенчәлекләре белән аерылып тора. Төрле җирләрдән җыелган кешеләрдән оешкан торак пунктта төрле сөйләшләр күзәтелә.

Ареаль лингвистикада сөйләш — лингвистик киңлектәге нокта, аңа сөйләшләр төркеменнән һәм диалекттан торган ареаль берәмлекләр каршы куела.

Теге яки бу сөйләш вәкилләре һәм әйләнә-тирәдә яшәүчеләр арасында элемтә булмаганда (тел, мәдәният, диннәр арасында көчле аерма күзәтелгәндә), әлеге сөйләш вәкилләре үзләренең гадәти яшәү рәвешләрен актив рәвештә сакларга омтылганда, үзгәрешләр бик әкрен бара, өлкән һәм яшь буын телендә аерма зур булмый.

Әдәби тел һәм башка сөйләшләрнең көчле йогынтысын кичергән сөйләштә халыкның төрле төркемнәре сөйләменә хас традицион һәм яңа катламнар аерылып чыга. Татар сөйләшенең охшаш, әмма кайбер аермаларга ия булган төркемнәре көнчыгыш диалект, урта диалект һәм мишәр диалектына берләшә.

Әдәбият

Җәләй Л. Татар диалектологиясе. Казан, 1947;

Татар теленең диалектологик сүзлеге. Казан, 1993;

Татар халык сөйләшләре. Казан, 2008;

Рамазанова Д.Б. Татар сөйләшләрендә кешегә бәйләнешле лексика. Казан, 2013;

Тумашева Д.Г. Диалекты сибирских татар. Казань, 1977;

Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалекты и топонимия Поволжья. Чебоксары, 1981;

Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. Казань, 1984;

Садыкова З.Р. Говоры оренбургских татар. Казань, 1985;

Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар. Казань, 1985;

Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. М., 1986.