Эчтәлек

Уйгыр, гарәп, латин графикасында угыз, уйгыр, болгар-кыпчак, иске татар глоссарийлары шактый күләмдә сакланган.

Иң борынгы төрки глоссарий – 1245 елда Мисырда төзелгән төрки-гарәп сүзлеге (авторы билгесез). Ядкәрнең кулъязмасы беренче тапкыр 1894 елда Голландия галиме М.Хоутсма тарафыннан типография ысулы белән немец телендә басыла.

Глоссарий-сүзлекләргә шулай ук «Кодекс Куманикус» («Коман мәҗмугасы», 1303 ел), Әсиретдин Әбү Хәйәннең «Китаб-и әл-идракъ-ли лисан әл-әтрәк» («Төрки телләргә аңлатма китабы», 1312 ел), Җамалетдин Әбү Мөхәммәд Габдулла әт-Төркинең «Китаб әт-төхфәт әз-зәкийә фи-л-лөгати әт-төрки» («Төрки телләр турында зиһен китабы», XIV йөз), «Китаб-е бүлгат әл-мөштакъ фи-л-лөгать әт-төрк вә-л кыпчак» («Төрки һәм кыпчак телләрен белүне канәгатьләндерә торган китап», 1350 ел), Хаҗи Бәйрәм бине Хаҗи Булатның «Гарәпчә-төркичә сүзлек» (XVI йөз) кебек төрки язма истәлекләре һәм башкаларга да керә.

Глоссарий-сүзлекләр төрки халыклар формалашуының борынгы этапларын өйрәнү һәм борынгы, урта гасырлар төрки кабиләләре теленең лексик, өлешчә фонетик һәм грамматик нормаларын ачыклау өчен кыйммәтле чыганак булып торалар.

Төрки-татар глоссарийларын А.Зайончковский, Ә.Н.Нәҗип, Н.А.Баскаков, М.Күпрелезадә, С.Моталлибов, А.К.Курышжанов, В.Х.Хаков һәм башкаларны өйрәнә.

Әдәбият

Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. М., 1962;

Курышжанов А.К. Исследование по лексике старокыпчакского письменного памятника XVIII в. — «Тюркско-арабского словаря». Алма-Ата, 1970;

Наджип Э.Н. Исследования по истории тюркских языков XI–XIV вв. М., 1989;

Ногман М. XVII–XVIII нче йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сњзлекләр. Казан, 1969.

Автор – В.Х.Хаков