Эчтәлек

Татар фразеологизмына сөйләмдә әзер килеш кулланылу, мәгънә бөтенлеге һәм тотрыклы төзелешкә ия булу хас, шуның белән беррәттән компонентлары арасында да чагыштырмача тотрыклылык күзәтелә: тәмуг газабы, сабак алу, кул кую, яңакка салу, аягыңны юрганыңа карап сузу һ.б.

Афоризмнар, канатлы сүзләр, мәкальләрне дә фразеологизмга кертеп карыйлар.

Татар фразеологизмының түбәндәге чыганакларын аерып күрсәтәләр:

  • тотемистик күзаллауларның борынгы формасы (аю мае сөртү);
  • төрледән-төрле гадәттән тыш көчләр, затлар турындагы күзаллаулар (кот очу);
  • хорафатлар, ышанулар, йолалар һәм әфсен-төфсеннәр (сул аяктан тору);
  • дин белән бәйле (Алла сакласын, Алла хакы өчен);
  • язма традицияләр (әлифне таяк дип белмәү);
  • тарихи фактлар (Әндри казнасы);
  • хайваннар дөньясына күзәтүләр (тавык күзе);
  • әкиятләр һәм легендалар (дию йокысы);
  • алынмалар (Демьян ухасы);
  • калькалаштыру һәм ярымкалькалаштыру (үле җаннар, Дамокл кылычы).

Татар теленең фразеологик составы, даими рәвештә яңадан-яңа берәмлекләр белән тулыланып, халыкның мәдәни-тарихи тәҗрибәсен, аның тарихи үсеш закончалыкларының үзенчәлекләрен яктырта.

Фразеологизмны өйрәнү һәм классификацияләү белән фразеология шөгыльләнә.

Әдәбият

Борһанова Н., Мәхмүтова Л., Җәләй Л. Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. К., 1957; 

Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары. К., 1972; 

Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. К., 1982; 

Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге: 2 томда. К., 1989–90.

Автор — Л.К.Бәйрәмова