Эчтәлек

Фарсы алынмалары татар-болгарлар һәм кыпчакларның борынгы ата-бабалары арасында VIII–IX йөзләрдән Идел буе (шул исәптән Идел буе Болгар дәүләте) халыкларының фарсы телле халыклар белән Идел-Каспий су юллары аша сәүдә һәм мәдәни багланышларына бәйле рәвештә таралыш ала.

Тематик яктан фарсы алынмалары түбәндәге төркемнәргә бүленә:

  • мифология (фәрештә, дию, аҗдаһа);
  • дин (Хода(й), пәйгамбәр, ураза, намаз);
  • авыл хуҗалыгы (бакча, чөгендер, шалкан);
  • көнкүреш (палас, таба, тастымал);
  • сәүдә (сәүдәгәр, бәя, базар);
  • культурология (тамаша, тантана);
  • иҗтимагый-сәяси төшенчәләр (патша (падишаһ), шура);
  • канцелярия (кәгазь, мөһер, дәфтәр);
  • абстракт төшенчәләр (рәвеш, җиһан, бәхет, начар);
  • вакыт (заман, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә);
  • зоология (җанвар, күсе);
  • география (дәрья, чишмә);
  • шәхси сыйфатлар (миһербанлылык, пәһлеван, каһарман, дус, дошман);
  • антропология (тән, җан);
  • антропонимия (Азат, Раушан, Зифа, Бану);
  • һөнәр (хезмәткәр, хуҗа) һ.б. белән бәйле алынма сүзләр.

Тел белемендә теркәгечләр (һәм, ки, яки, чөнки, әгәр, гүя, гүяки, гәрчә, мәгәр) һәм алмашлыклар да (һич, һәммә, һәр) фарсы алынмалары булып тора.

Хәзерге татар әдәби телендә 600 дән артык фарсы алынмалары бар, аларның күпчелеге, татар теленең фонетик һәм грамматик йогынтысын кичереп, шушы телдә ныгып кала һәм татар теленең төп сүзлек фондын (хәйләкәр, арзан, бакча, сәүдә, дус, тамаша һ.б.) тәшкил итә башлый.

1930 еллардан соң фарсы алынмалары, гарәп алынмаларыннан аермалы буларак, татар теленнән кысрыкланып чыгарылуга дучар ителми.

Әдәбият

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К., 2001; 

Серебренников Б.А., Гаджиева Н.З. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Баку, 1979; 

Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков. М., 1979; 

Языки мира: Тюркские языки. М., 1997.

Автор — Р.Т.Йөзмөхәммәтов