Эпентеза, гадәттә, татар телендә күзәтелмәгән авазлар тезмәсе хас булган алынма сүзләрдә барлыкка килә. Татар әдәби телендә, аеруча сүз башында тартыклар янәшә килә алмый, шуңа күрә башка телдән кергән сүзләрне әйткәндә, тартыклар арасына сузык авазлар өстәлә (еш кына сонор [р] һәм [л] тартыклары алдына [ы] яки [е] авазлары): б(ы)ронза, дуб(е)ль, пар(ы)к, бан(ы)к, цир(ы)к.

Татар әдәби теленә совет чорына кадәр кергән сүзләрдә эпентеза орфографиядә дә чагылыш таба: борыс, карават, келәт, келәшчә, сумала.

Диалектларда һәм гади сөйләмдә тартык аваз өстәлеп ясалган саф татар сүзләре дә кулланылган очраклар бар: яң(г)а, себер(т)ке.

Әдәбият                

Татар грамматикасы. К., 1998. Т. 1; 

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.

Автор — Р.Ә.Закиров