Эчтәлек

Иң борынгы болгар-кыпчак, иске татар теле глоссарийлары, сүзлекләре кулъязма хәлендә сакланган: «Китаб-е мәҗмуг тәрҗеман төрки вә араби» («Төрки һәм гарәп телләренә аңлатмалар җыелмасы», XIII йөз), «Китаб әл-идрак ли лисан әл-әтрәк» («Төрки телләргә аңлатма китабы», XIV йөз), «Китаб әл-төхфәт әз-зәкийә фи-л-лөгати әт-төрки» («Төрки телләр турында зиһен китабы», XIV йөз), «Китаб-е бүлгәт әл-мөштакъ фи-л-лөгать әт-төрк вә-л-кыпчак» («Төрки һәм кыпчак телләрен белүне канәгатьләндерә торган китап», XIV йөз), XVI йөздәге гарәпчә-төркичә сүзлек һ.б.

XVII йөздән русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр төзү эше активлаша: рус сәүдәгәрләре өчен русча-татарча сүзлек (XVII йөз), М.Котельников, Ф.Попов сүзлекләре (XVIII йөз). Шуларның иң әһәмиятлесе – 1785 елда С.Хәлфин төзегән, 20 мең сүзне эченә алган 2 томлы сүзлек.

Беренче басма икетелле сүзлекләр XIX йөз башында барлыкка килә, алар – И.Гиганов (1804 ел), И.Хәлфин (1822 ел), А.Троянский (1833–1835 еллар), С.Кукляшев (1859 ел), Л.З.Будагов (1869 ел), К.Насыйри (1878 ел), А.Воскресенский (1894 ел) сүзлекләре.

XX йөз башында үз заманы өчен әһәмиятле булган М.Юнысов (1900 ел), Ш.Иманаев (1901 ел), Н.Катанов (1912 ел), С.Рахманкулов һәм Г.Кәрам (1911 ел), И.Березин (1914 ел) һәм башкаларның сүзлекләре, шулай ук Т.Ильяси (1912 ел) һәм Ә.Максудиның (1915 ел) гарәпчә-татарча сүзлекләре басыла.

1920 еллардан башлап төрле гомумфилологик һәм махсус терминологик икетелле сүзлекләр даими нәшер ителә. М.Корбангалиев, Р.Газизов, И.Кулиевның татарча-русча сүзлеге (1927 ел), русча-татарча яңа сүзлек (1929 ел), Г.Нугайбәк, Ф.Әмирханов, М.Корбанов, С.Фәйзуллинның русча-татарча сүзлеге (1938 ел; 3 нче басма, 1941 ел), Р.Газизов, Н.Исәнбәт, Г.Ишмөхәммәтовның татарча-русча сүзлеге (1950 ел) һ.б.

4 томлы русча-татарча (1950–1959 еллар), 1 томлы татарча-русча (1950 ел; 4 нче басма, 1995 ел), русча-татарча (1971 ел; 3 нче басма, 1991 ел; 2 томлы татарча-русча, 2007 ел) сүзлекләр нәшер ителә. Соңгы басмаларда сүзнең кулланылыш өлкәләрен һәм чикләрен (гади сөйләм, сөйләм теле, китап теле, искергән сүзләр һ.б.) билгели торган грамматик һәм стилистик аңлатмалар бирелә.

XX йөзнең 2 нче яртысыннан уку-укыту икетелле сүзлекләр нәшер итүгә зур игътибар бирелә: «Мәктәпләр өчен русча-татарча сүзлек» – «Школьный русско-татарский словарь», 1967 ел (М.Мәхмүтов), «Тематик русча-татарча сүзлек» – «Тематический рус­ско-татарский словарь», 1989  ел (Ф.Сафиуллина һәм К.Галиуллин), «Тематик русча-татарча уку-укыту сүзлеге» – «Учебно-тематический русско-татарский словарь» (Л.Бәйрәмова), Ф.Ганиев мөхәррирлегендә «Татарча-русча уку-укыту сүзлеге» (1993 ел) һәм башкалар. 1990 елларда татарча-инглизчә (1994 ел), татарча-төрекчә (1997 ел), төрекчә-татарча (1998 ел) сүзлекләр нәшер ителә.

Әдәбият

Ногман М. XVII–XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр. Казан, 1969;

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, 1999;

Миңнуллин К., Вәлиуллин Р. Татар теле сүзлекләрдә: Библиографик күрсәткеч. Казан, 1998.

Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. М., 1962;

Хаков В.Х. Роль глоссарий в развитии лексических норм древне- и старотатарского литературного языка // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. Казань, 1990;

Автор – В.Х.Хаков