Эчтәлек

Ассимиляциягә капма-каршы күренеш.

Диссимиляция бер типтагы авазлар – сузыклар белән сузыклар (сузыклар диссимиляциясе), тартыклар белән тартыклар (тартыклар диссимиляциясе) арасында барлыкка килә һәм, гадәттә, әйтелешне җиңеләйтүгә юнәлдерелә.

Татар телендә, башка телләрдәге кебек, диссимиляция күбрәк гади сөйләмдә, алынма сүзләрнең әйтелешендә (коридор > кылидор, лампа > ланпа, трамвай > транвай), балалар сөйләмендә ешрак очрый.

Диссимиляция диалектларда татар теленең чын үз сүзләрендә күзәтелә: шашу > чашу, шешә > чешә. Кайвакыт диссимиляция нәтиҗәсендә диалектларда кайбер тартыклар төшеп тә калырга мөмкин: барырга – барыга.

Диссимиляция юнәлеше ягыннан прогрессив: нәрсә > нәстә һәм регрессив: бригадир > былгадир; авазларның урнашуы ягыннан контактлы: бомба > бонба һәм дистактлы: фуфайка > куфайка булырга мөмкин. Бөтен > бүтүн, тугыз > тукуз кебек тарихи күчешләрне сузыклар диссимиляциясе дип карарга була.

Әдәбият

Сафиуллина Ф.С. Тел белеменә кереш. Казан, 1987. 1 кис;

Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. М., 1966;

Матусевич М.И. Современный русский язык. Фонетика. М., 1976;

Розенталь Д.Э., Теленкова М.А. Словарь-справочник лингвистических терминов. М., 1976;

Лингвистический энциклопедический словарь. М., 1990.

Автор – М.Ә.Сәгыйтов