Эчтәлек

Материал туплау 1958–1985 елларда Рязань-Киров-Саратов-Курган-Оренбург ареалында 845 торак пунктта Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (1997 елга кадәр Тел, әдәбият һәм тарих институты) диалектологик экспедицияләре вакытында билгеле бер тәртиптә башкарыла.

Атласта 6 ярдәмче (тарихи-этнографик), 224 тел күренешләре һәм 17 җыелма изоглоссалар карталары тупланган. Тел күренешләре карталарында тел системасының бер күренеше буларак каралган диалект аермаларының закончалыклары һәм характеры күрсәтелгән. Лексик яктан чикләнмәгән материалда күзәтелүче фонетик күренешләргә шактый урын бирелгән. Җыелма карталарда охшаш сызыклы изоглоссалар берләштерелгән.

Атлас 1989 елда 2 томда басылып чыга. Фәнни наширләре – Л.Т.Мәхмүтова, Н.Б.Борһанова, төзүчеләре – Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдинова, З.Р.Садыйкова.

Шул ук елны «Атласка аңлатмалар...» басылып чыга, аларда карталарга кереш мәкаләләр һәм белешмә материаллар, шулай ук тикшеренү программасы, торак пунктларның исемлекләре һ.б. бирелгән.

2015 елда Атласның яңа басмасы дөнья күрде.

Әдәбият

Атлас татарских народных говоров / отв. ред.: Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хайрутдинова. Изд. 2-е, доп. и перераб. Казань: ИЯЛИ, 2015.

Борһанова Н.Б. Татар теле диалектологик атласын төзү өчен материал җыйнау программасы. Казан, 1959.

Бурганова Н.Б., Заляй Л.З. О принципах составления диалектологического атласа татарского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. Казань, 1960.

Махмутова Л.Т. Несколько слов о диалектологических атласах татарского и других тюркских языков. Казань, 1972.

Автор – Д.Б.Рамазанова