Эчтәлек

Татар телендә ассимиляция төрле аспектларда өйрәнелә:

а) авазларның үзара охшашлануы нинди булуга карап – сузык авазлар ассимиляциясе һәм тартык авазлар ассимиляциясе күзәтелә;

б) тәэсир итүе буенча алдагы аваз үзеннән соң килгән авазны охшашландырса – прогрессив ассимиляция була: урманлар > урманнар, ахырда торган аваз алдагы авазга тәэсир итсә – регрессив ассимиляция дип атала: әнкәй-[әңкәй]; алдынгы – [алдыңгы];

в) охшашландыру нәтиҗәсе буенча ассимиляция тулы һәм өлешчә төрләргә аерыла. Тулы ассимиляция очрагы булганда, бер аваз икенче авазны үзенә тулысынча охшашландыра, ике төрле аваздан бер төрле озын аваз хасил була: күзсез – [күссез], яки ассимиляциягә бирелгән аваз икенчесенә бөтен билгеләре белән охшашлана: колы – [коло]. Бер аваз икенчесен ниндидер бер билгесе буенча гына охшашландырса – ассимиляция өлешчә була, мәсәлән: авазның кайда ясалу урыны буенча: унбер – [умбер].

Акустик ассимиляция – тартыкларның саңгыраулыкта-яңгыраулыкта охшашлануы, алар ике төрле ясала:

а) саңгырау тартыклар тәэсире белән кайбер яңгырау авазлар саңгыраулаша: таҗсыз – [тачсыз];

б) яңгырау тартыклар тәэсирендә кайбер саңгырау авазлар яңгыраулаша. Әдәби телдә мондый күренеш сирәк очрый: ак-рак > аграк, күп-рәк > күбрәк. Диахроник һәм синхроник ассимиляция аерып карала.

Диахроник ассимиляция – тарихи процесс нәтиҗәсендә авазларның яңача чиратлашуы барлыкка килүне һәм яңа кушымчалар ясалуны тәшкил итә: баш-да > башта. Синхроник ассимиляция – авазларның сөйләм процессында охшашлануын күрсәтә: бөтен – [бөтөн]; болыт – [болот]; тозсыз – [тоссоз].

Әдәбият

Татар грамматикасы. М.–Казан, 1998. Т.1.

Автор – Х.Х.Сәлимов