Эчтәлек

Тарихы

Татарларның борынгы бабалары телендә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәннән соң (X йөз) тарала башлый. Хәзерге татар әдәби телендә дә киң кулланыла.

Татар теленә гарәп алынмалары халыкларның үзара аралашуы (гарәп-фарсы әдәбияты һәм фәнни хезмәтләр, хаҗга бару һәм сәүдә итү) нәтиҗәсендә килеп кергәннәр. Бу процесста Коръәнне, дини эчтәлекле Шәрык әдәбиятын өйрәнү, дини йолаларны гарәп телендә башкару аеруча зур роль уйный.

Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә гарәп теле – төп предмет, ә мәдрәсәләрнең өлкән сыйныфларында укыту теле булган. Нәтиҗәдә гарәп алынмалары татар язуында, аннан соң сөйләм телендә дә күпмедер урын алалар. Бу күренеш лексика үсешендә генә түгел, татар халкының мәдәнияте үсешендә дә мөһим роль уйный. Ислам йогынтысында татар мәдәнияте дини фәлсәфәнең, этика һәм эстетиканың, шулай ук фәнни терминологиянең күпчелек өлешен үзләштерә.

Татар телендә гарәп алынмалары дини (Аллаһ, җәннәт, иман); абстракт (ихтыяр, мөнәсәбәт); фәнни (табигать, мантыйк, әдәбият); этик (намус, мәхәббәт); педагогик (мөгаллим, мәктәп, белем); сәяси-иҗтимагый (иҗтимагый, дәүләт, җөмһүрият); медицина (табиб, җәрәхәт, хастаханә); хәрби (хәрби, гаскәр); көнкүреш (гаилә, хат, бина); антропонимик (Габдулла, Ләйлә, Зәйнәп) төрләргә бүленәләр.

Күпчелек гарәп сүзләре, татар теленең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләренә буйсынып, татар телендә ныклап урнашалар һәм аның үз сүзләре кебек кабул ителә башлыйлар (китап, сабырлык, илһам, фикер).

Иске татар әдәби телендә (XIX йөз ахыры – XX йөз башына кадәр) лексиканың күпчелек өлеше гарәп алынмаларыннан тора. Бу күренеш, үз чиратында, тарихи әсәрләр һәм фәнни хезмәтләр телен аңлауны гаять кыенлаштыра. Кайбер татар галимнәре һәм фикер ияләре (Г.Курсави, Ш.Мәрҗани һ.б.) үз хезмәтләрен гарәп телендә язалар. Нәтиҗәдә фәнни татар телен халык теленә якынлаштыру мәсьәләсе туа.

Гарәп алынмалары татар теленең үз сүзләре белән алыштыру мәсьәләсе 1930 еллардан башлап, исламга һәм гарәп язуына каршы пропаганда һәм эзәрлекләүләр көчәйгәч, аеруча актуальләшеп китә. Гарәп алынмалары татар, рус һәм чит телләрдән кергән сүзләр белән алыштырыла башлый (мөгаллим – укытучы, хакимият – власть, сәясәт – политика).

Хәзерге татар әдәби телендә 10 меңнән артык гарәп алынмалары бар. Аларның бер өлеше әдәби телдә һәм сөйләм телендә кулланыла, бер өлеше кулланылыштан чыккан һәм бары иске татар телендә язылган әдәбиятта гына очрый.

1980 еллар уртасыннан, татар телен торгызу программасын тормышка ашыруга бәйле рәвештә, онытылган кайбер гарәп алынмалары татар теленә кире кайта башлый (сәясәт, даруханә, мөхәррир). Шуның нәтиҗәсендә татар теле лексикасын эчке мөмкинлекләре нигезендә баету, яңа төшенчәләр һәм сүзтезмәләр төзү өчен шартлар туа.

Әдәбият

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Казан, 1965.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, 1999.

Автор – М.И.Мәхмүтов