Грек алфавитының беренче альфа һәм бета хәрефләреннән. 

Килеп чыгышы

Алфавитка тезү тәртибе көнбатыш семит халыкларында (Төньяк Сүрия) безнең эрага кадәр 3 меңьеллык урталарында барлыкка килә. Борынгы китап күчерүчеләр алфавитны шумер телендә язу өчен кулланылган чөй язуыннан алынган иҗек билгеләрен классификацияләү нигезендә төзегәннәр. Чөй һәм мисыр язуы куллану тәҗрибәсе сузыклар белән чиратлашкан тартыкларны белдерүче билгеләре (хәрефләр) булган беренче төр консонант-иҗек язуы барлыкка килүгә этәргеч бирә.

Хәзерге хәрефле яисә иҗекле алфавитларның күпчелеге, арамей (яһүд, гарәп), грек (латин, әрмән, славян-кириллица) алфавитлары аркылы Финикия алфавитыннан барлыкка килгән.

Татар теле алфавитлары

Хәзерге татарларның борынгы бабалары гарәп алфавитын кабул иткәнче рун язуыннан файдаланганнар (кара: Борынгы төрки рун язуы).

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәч (Х йөз башы), гарәп алфавиты гамәлгә керә (кара: Гарәп язуы). Алтын Урданың рәсми документларында уйгыр язуы үрнәкләре сакланып калган, ләкин ул татарлар арасында артык киң таралмый.

Язу культурасы гарәп алфавиты нигезендә үсеш ала. ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән 1927 елның 3 июлендә гарәп графикасыннан латин язуына күчү тормышка ашырыла (кара: Яңалиф). 1939 елда латин язуы кириллица белән алыштырыла, татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерү өчен өстәмә ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кертелә, алар алфавитның ахырында урнаштырыла.

1997 елның 20 гыйнварында ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты тәкъдиме белән ТР Дәүләт Советы «Татар алфавитын тәртипкә китерү турында» Закон кабул итә, аның нигезендә алфавиттагы хәрефләрнең урнашуына үзгәреш кертелә. 1999 елның 15 сентябрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан «Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында» Закон кабул ителә. Ләкин 2002 елда РФнең «Телләр турындагы Закон»ына РФ халыклары өчен кириллицага гына нигезләнгән алфавит куллануны раслаган өстәмә кертелә.

Әдәбият

Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 1999.

Графика һәм орфография // Татар грамматикасы. Казан, 1998. Т. 1.

Струве В. Происхождение алфавита. Петроград, 1923.

Истрин В.А. Возникновение и развитие письма. М., 1965.

Гамкрелидзе Т.В. Происхоҗдение и типология алфавитной системы письма // Вопросы языкознания. 1988. № 5-6.

Автор – В.Х.Хаков