Эчтәлек

Аларның тематикасы — иҗтимагый тормыш, гаилә мөнәсәбәтләрен һ.б.ны төрле яклап чагылдыру.

XVIII–XIX йөзләрдә барлыкка килгән кыска җырларда халыкның катлаулы тормышы, рекрут һәм солдат хезмәте, чит җирләрдә бәхет эзләү, шахта эшенә киткән крәстияннәр турында бәян ителә.

XX йөзнең 1 яртысында татар авылларындагы иҗтимагый һәм мәдәни үзгәрешләрне чагылдыручы кыска җырлар барлыкка килә. Аерым бер бүлекне туган як, хатын-кыз язмышы турында җырлар; мәхәббәт, табын җырлары, шаян җырлар тәшкил итә. Алар өчен махсус язылган көйләр юк. Бер үк куплетның берничә варианты була, шуңа күрә аларның гомуми саны билгеле түгел.

Кыска җырлар традицион татар поэтикасының сәнгатьчә чараларына, шул исәптән психологик һәм логик параллелизмга (хисләр, кичерешләр, кеше тормышы табигать күренешләре, чәчәкләр, кошлар дөньясы һ.б. белән тиңләштерелә яки чагыштырыла) нигезләнә. Җырларның зур күпчелеге монолог рәвешендә башкарыла, диалогка корылган җырлар да бар, аларны аеруча кунаклар өчен язылган цикллар арасында очратырга мөмкин.

Кыска җырларның шактые сәнгатьчә импровизация рәвешендә барлыкка килә; аларга аерым бер кешегә мөрәҗәгать итү хас. «Бердәй башлау» алымы кулланыла, ягъни беренче юлның беренче сүзләре кабатланып килә («Җырлыйк әле, җырлыйк әле», «Сөям сине, сөям сине», «Аерылабыз, аерылабыз»).

Беренче тапкыр кыска җырлар 1842 елда нәшер ителә («Мартемьян Иванов тарафыннан төзелгән татар хрестоматиясе» — «Татарская хрестоматия, составленная Мартемьяном Ивановым»); беренче китапны Г.Ваһапов әзерли («Җырулар» — «Песни», 1869). Кыска җырларның наширләре арасында рус (С.Г.Рыбаков, С.Е.Малов), венгр (Г.Балинт), немец (Р.Лах), фин (Х.Паасонен) галимнәре һ.б. бар. 6 меңгә якын кыска җырларны үз эченә алган «Татар халык иҗаты: Кыска җырлар (дүртьюллыклар)» (1976) җыентыгы — аеруча әһәмиятле басма.

ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар саклау бүлегендә кыска җырларның 50 меңнән артык тексты (төрле вариантлары белән) тупланган. Кыска җырлар татар әдәбияты әһелләрендә һәрвакыт җанлы кызыксыну уята. Заманында Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Ш.Камал, Г.Бәширов, Ә.Еники кебек татар язучылары үз әсәрләрендә әлеге жанр үрнәкләреннән уңышлы файдаланалар. М.Фәйзи, Н.Исәнбәт, М.Җәлил һ.б. үзләре үк кыска җырлар иҗат итәләр, аларның кайберләре халык җыры буларак таныла. Кыска җырлар профессиональ һәм үзешчән башкаручылар иҗатында бүгенге көннәргә кадәр популяр жанр булып кала.

Әдәбият

Насыйри К. Кырык бакча. К., 1880;

Тукай Г. Халык моңнары. К., 1910;

Надыйров И. Халык һәм җыр. К., 1961;

Сборник башкирских и татарских песен, составленный Ив. Покровским // Зап. Оренбург. имп. рус. геогр. об-ва. К., 1870. Вып. 1;

Рыбаков С.Г. Музыка и песни ураль­ских мусульман с очерком их быта. СПб., 1897;

Мошков В.А. Материалы для характеристики музыкального творчества инородцев Волжско-Камского края // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1898. Т. 14, вып. 1–6;

Paasonen H. Tatarische Lieder.: Gesammelt und Übersetzt // Journal de la Société Finno-Ougrienne XIX. Hels., 1901;

Gotthold W. Tatarische Texte. Nach den in der Lautabteilung der Staatsbibliothek befindlichen Originalplatten. B., 1930.

Автор — И.Н.Надыйров