Эчтәлек

8 см га якын озынлыкта, тараеп килгән очлы, уртасында башы ыргаксыман бөгелгән 7–10 см озынлыктагы нәзек корыч тел беркетелгән металл дагасы бар. Музыкант кубызны, иреннәре белән кысып, авызында сул кулы белән тота, уң кулының бармаклары белән корыч тел очын чеметкәләп ала.

Кубыз тавышы безелдәвекле, аның биеклеге корыч телнең зурлыгына бәйле. Татар көнкүреш музыкасында агач кубыз һәм сөяк кубыз кулланылган. Агач кубыз 150–170 мм озынлыктагы турыпочмаклы өрәңге яки чыршы тактадан эшләнә, 30–35 мм киңлектә, 3 мм калынлыкта, урта өлешеннән тел кисеп ясала. Уйнаган вакытта кубызны шушы тел очыннан иреннәр арасында тоталар. Башкарыла торган көй бу телгә кидерелгән җепне тарткач чыга. Сөяк кубызны ясау өчен мөгезле эре терлекнең кабырга сөякләре кулланыла. Аның озынлыгы 18–20 см, шулай ук уртасында тел кисеп ясала. Сөяк кубызда көй башкару алымнары агач кубызда уйнау алымнарына охшаш. Татар халкының көнкүрешендә кубызның элек һәм хәзерге вакыттагы популярлыгы (бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында) аның кечкенә һәм уйнау алымы гади булуы белән аңлатыла.

Кубыз киләчәктә дә тотрыклы яшәячәк, чөнки хәзер дә бу архаик уен коралын ясаучы халык осталары бар. Бигрәк тә И.Хисамов тарафыннан ясалган дагасыман һәм пластинкалы кубызлар югары бәяләнә; бу оста эшләгән 600 дән артык уен коралы (дагасыман һәм пластинкалы кубызлар) Татарстанның барлык районнарында диярлек кулланыла.

Әдәбият

Абдуллин А.Х. Некоторые вопросы татарского музыкального исполнительства // Вопросы народного творчества и музыкального исполнительства. К., 1960;

Нигмедзянов М.Н. Народная музыка // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Нигмедзянов М.Н. Татарские музыкальные инструменты // Музыкальная фольклористика. М., 1978. Вып. 2;

Халитов Р.Ф. К изучению татарского народного инструментария // Актуальные вопросы татарской музыки. К., 1980;

Яковлев В.И. Традиционные музыкальные инструменты народов Среднего Поволжья. К., 1991.

Автор – Р.Ф.Халитов