Эчтәлек

Көенә караганда — озын татар көйләре рәтенә керә. Җырның үзәк образы — авыр тормыш сынауларын гәүдәләндерүче кара урман:

Кара да гына урман, караңгы төн, / Нинди юллар белән үтәрбез?

Җырда рефрен рәвешендә «тормыш юлыннан — кара урмандагы кебек — ялгыз гына атлап булмый; кешегә тугры дуслар, якын кешеләр кирәк, бары бергә булганда гына барлык авырлыкларны җиңеп, теләгән максатка ирешергә мөмкин» дигән фикер уздырыла.

Җыр халык арасында популяр, профессиональ җырчылар репертуарына керә.

Беренче тапкыр 1913 елда басылып чыга.

Әдәбият

Җырлар китабы. К., 1972; Урманче Ф. Татар халык иҗаты. К., 2002.

Автор  — Ф.И.Урманчеев