Озынлыгы 90–110 см. Өчпочмаклы корпусы чыршы яки нарат агачының тоташ кисәген чоку юлы белән ясала. Муены һәм көрәксыман башы өрәңге яисә каен агачыннан эшләнә, муены нык итеп корпуска тоташтырыла. Өске декасы юка чыршы яисә нарат тактадан ясала. Думавиның сеңердән тарттырылган 12 дән 16 га кадәр лады була. Кыллар төзелеше кварталы яки квинталы. Тавыш рәтләре диатоник. Сеңердән эшләнгән кыллар астан – кылтоткычка, ә өстән башындагы боргычларга беркетелә.

Борынгырак думбраның кыллары ат койрыгы кылыннан эшләнгән. Корпус биеклегеннән 3–3,5 тапкыр озынрак муенлы инструментлар да кулланылган. Тарихчы һәм язучы Т.Ялчыголның (1768–1838) «Музыка һәм поэзия турында трактат» дигән хезмәтендә думбраның график сурәте күрсәтелгән. Аның корпусы инструмент озынлыгындагы кыллары һәм ике боргычы булган озын муен белән тоташкан тигезьянлы өчпочмак формасында. Муенның башы ыргаксыман очы артка караган бөтеркә белән төгәлләнә; ладларга бүлүче сызыклар кабарынкы түгел.

Традицион думбра җирлегендә яңа үрнәктәге уен кораллары эшләнә.

Думбраның төп төрләре: прима, секунда, альт, тенор, бас. Аларда кварта төзелешле кыллар, хроматик тавыш рәтләре бар. Тавыш плектор белән һәм чиртеп чыгарыла.

Автор – Р.Ф.Халитов