Кыршау бер яктан күн белән тышлана. Кыршау тишекләренә кечкенә оркестр тәлинкәләре формасындагы металл пластинкалар беркетелә. Кыршау эчендә тартылган берничә бауга кечкенә шөлдерләр эленә.

Ансамбль белән уйнау тәҗрибәсендә дөмбери кызу темптагы җырлар һәм бию көйләрен башкарганда көйнең ритмын бизәү өчен кулланыла. Дөмберинең күнле ягына уч төбе белән бәреп, яки аны селеккәләп чыгарган авазлар көйне башкару процессына җыйнаклык һәм ансамбль төзеклеге бирә.

Автор–Р.Ф.Халитов