Эчтәлек

Сусауны һәм ачыгуны баса, дәвалау максатларында (бигрәк тә үпкә туберкулёзын дәвалаганда файдасы зур) кулланыла; эчемлек «кәефләндерә», чөнки сөт әчетү нәтиҗәсендә спирт барлыкка килә.

Иң таралганы — бия сөтеннән әзерләнгән кымыз (элек аерым төбәкләрдә аны шулай ук дөя, кәҗә сөтеннән ясаганнар). Кымызны традицион әзерләү ысулы гади: яңа савылган, сөзелгән бия сөтен турсыкка салалар, ачыткы (су кушылган катык (әйрән) яки 1 стакан  кымыз) өстиләр, шуннан соң күбекле сыеклык барлыкка килгәнче болгаталар. Акрынлап утрак тормышка күчү барышында терлекчелек белән гомер кичергән дала халыкларының көнкүрешендә эчемлекне әзерләүдә кулланыла торган махсус кирәк-яраклар — чокып ясалган (ешрак юкәдән) кисмәкләр, гөмбәсыман очлы туглагыч таяклар, кымыз белән сыйлау өчен ясалган нечкә сырлар белән бизәлгән агач касәләр, чүмечләр барлыкка килә. Кымыз әзерләүнең иң зур осталары булып башкортлар, казакълар һәм кыргызлар санала; XVIII йөз ахырында алар яшәгән җирләрдә стихияле рәвештә дөньядагы беренче кымыз белән дәвалау шифаханәләре барлыкка килә, аларда халык медицинасы традицияләре дәвам иттерелә. Идел буенда 1 нче кымыз шифаханәсе Самара янында 1858 елда ачыла, соңрак ул Казан хәрби округы хәрбиләрен дәвалау өчен яраклаштырыла. 1888 елда Кама ярында Алабуга янында кымыз белән дәвалаучы сезонлы курорт тибындагы (май–сентябрь айларында эшли), килүчеләр өчен номер-фатирлары һәм дачалары булган Танеев шифаханәсе ачыла. XIX йөз ахырында, башлыча, кечерәк җәйге рестораннар рәвешендәге кымыз йортлары Казанда да (1899 елда Аргы Кабан күле буенда, Кизик һәм Болынасты бистәләрендә) барлыкка килә. Кымызның шифалы үзенчәлекләре һәркем тарафыннан танылган. Кымыз белән дәвалау алымы Татарстанның туберкулёздан савыктыру санаторийларында («Каменка», «Обсерватория», «Тарловка») киң кулланыла. Татарларның милли эчемлекләре арасында иң танылганы булмаса да, Идел буеның далалы районнарында казакълар белән күршеләр булып, шулай ук Урал алдында — Башкортстан Республикасы территориясендә һәм аңа чиктәш җирләрдә яшәүче татарлар өчен кымыз традицион эчемлек санала.

Әдәбият

Губайдулины М.С. и К.С.Пища казанских татар // Вест. Науч. об-ва татароведения. 1927. № 6;

Бушков Р.А., Мазитова Ф.Г. Букет напитков Татарстана. К., 1993;

Хайрутдинова Т.Х. Названия пищи в татарском языке. К., 1993;

Залялиев А.Н. Река времени. К., 2001;

Мухамедова Р.Г. Пища и домашняя утварь // Татары. К., 2001.