Эчтәлек

Традицион технология буенча татарлар казылыкны ат яисә сыер эчәгесенә тапалган ат яки сыер ите белән вакланган корсак маен аралаштырып ясалган эчлек тутырып әзерлиләр.

Тоз һәм борыч салынган эчлек башта салкында тотыла.

Әзерләнгән казылыклар берничә көн кояшта каклана, аннары 2–2,5 айга караңгы салкынча урынга элеп куела.

Казылык ярты елга кадәр куллануга яраклылыгын саклаганлыктан, суыткычлар булмаган шартларда әлеге рецепт авыл җирләрендә итне әзерләп куюның арзан һәм гади ысулы буларак яши.

Табынга кабымлык рәвешендә һәм пешереп бирелә.

Әдәбият

Ахметзянов Ю.А. Татарские блюда. Казань, 1970.

Татар халык ашлары. Казан, 1987.

Автор – Ф.Ф.Гулова