Гадәттә Нәүрүз билгеле бер тәртиптә язгы көн белән төн тигезлеге көненә туры килеүнә бәйле үткәрелә. Нәүрүз бәйрәме март аенда үткәредә, хәзер 21–22 мартта.

Бәйрәмнең төп йолалары матур итеп киенеп, Яңа ел теләкләре әйтеп, бергәләшеп өйдән өйгә йөрүгә кайтып кала. Анда күбесенчә балалар катнаша, еш кына өлкәннәр дә кушылып китә. Өй хуҗалары аларга пешкән күмәчләр, крендельләр һәм башка тәм-томнар бирәләр.

Өйдән-өйгә йөрү таң белән башлана, ә көндез гаилә белән җигүле атларга утырып йөрүләр оештырыла. Атлар, ат дирбиясе һәм олаулар мөмкин кадәр купшы итеп бизәлә, һәркем үзенең мал-мөлкәтен, җитеш тормышын күрсәтергә омтыла.

Ат чабышлары, көрәш һәм башка ярышлар үткәрелгән. Кайбер авылларда язгы көн һәм төн тигезлеге көнне бер төркем шәкертләрнең, яхшы теләкләр юрап, өйдән өйгә йөрү гадәте булган. Нәүрүзне мактап, китаптан алынган яки шәкертләр үзләре язган шигырьләр сөйләнгән; алар барысы да сый, бүләк яки акча сорау белән төгәлләнгән.

XX йөз ахыры – XXI йөз башында Нәүрүз бәйрәменең кайбер йолалары яңадан торгызыла башлый. Әлеге бәйрәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында, авыл һәи шәһәр бәйрәмнәрендә чагылыш таба. Мәсәлән, Татарстанда яшәүче азәрбайҗан, казакъ, кыргыз, таҗик, үзбәк һәм башка төрки халыклар Нәүрүзне милли йола бәйрәме буларак үткәрәләр.

Нәүрүз көнендә ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.

Нәүрүз бәйрәме төрки халыкларны миллимәдәни берләштерүгә һәм аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.