Эчтәлек

Башта башка чыгару гаиләдәге барлык утрак һәм күчмә милекнең хуҗасы булган ата кешенең улына үз йортын салу, тормыш-көнкүрешен, хуҗалыгын оештыру өчен үз утарының һәм мөлкәтенең бер өлешен бүлеп бирүен аңлаткан. Әмма гаиләнең төп милке – сөрүлек җир, печәнлекләр, эш хайваннары, төп авыл хуҗалыгы кораллары – бүленмәгән.

Товар-акча мөнәсәбәтләре үтеп керү хосусый милекчелек үсеше зур булмаган гаиләләр барлыкка китерә. XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында ук инде иң якын кардәшләрнең 3–4 буынын берләштергән традицион зур гаилә бүленүгә йөз тота. XIX йөз ахырында башка чыгучы яшьләргә ата гаиләсенең төп милкеннән дә өлеш бүлү гадәткә керә.

Яшь гаиләләрнең мөстәкыйльлеккә, үз хуҗалыкларын оештырырга омтылуы кайвакыт каршылыклар да китереп чыгарган: аеруча урта хәлле һәм бай гаилә башлыклары уртак милекне бүлешергә бик үк риза булмаган. Башка чыгару турындагы карар еш кына гаиләнең аерым вәкилләре арасында каршылыклар белән кабул ителгән.

1920 елларның икенче яртысыннан, хәлле хуҗалыкларга дәүләтнең икътисади басымы көчәю сәбәпле, зур гаиләләрнең бүленү очраклары ешая. Мәҗбүри күмәкләштерү, илдә кулакларны сыйныф буларак юк итү, хосусый җирбиләүчелекне бетерү җәелеп киткән 1930 еллар башында да бу процесс дәвам итә. Әлеге вазгыятьтә бик күпләр өчен башка чыгару дәүләт эзәрлекләвеннән саклану чарасы булып тоела.

Ләкин XX йөзнең икенче яртысында татар яшьләре арасында үз тормышларын оештыру мәсьәләсен мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылу гадәткә керә һәм башка чыгару йоласы элеккеге икътисади, социаль мәгънәсен югалта.

Әдәбият

Хисамутдинов Г.М. Общественные отношения // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Загидуллин А.А., Мухамедова Р.Г. Семейно-родственные отношения // шунда ук.

Мусина Р.Н. Семья и семейный быт // Татары. Казань, 2001.

Автор – Ф.Ф.Гулова