Эчтәлек

Аулак өй, гадәттә, көз һәм кыш айларында үткәрелгән, өлкәннәр өйдә юк чакта кызларга үзара аралашырга, күңел ачарга мөмкин булган.

Аулак өйгә бизәнеп-ясанып, кул эшләрен алып, караңгы төшкәнче үк җыелалар. Ләкин бәйләү, чигү кызлар өчен сылтау гына була, аулак өйдә авыл яңалыклары турында сөйләшү, уртак чәй табыны – аулак аш оештыру, күңел ачу – җыр, бию, төрле уеннар чиратлашып бара. Утырма төн уртасына кадәр дәвам итә. Якын-тирәдә яшәүче кызлар өйләренә кайтып китә, кайберләре исә кунып та кала. Аулак өйгә егетләрне кертмәгәннәр.

Традицион вариантта аулак өй 1950 елларга кадәр яшәп килә.

Татар халкында әле дә яшьләрнең әти-әниләре өйдә юк чакта кечкенә төркем булып кич утыруларын (хәзер инде егетләр катнашында) «Аулак өй» дип атыйлар.

Әдәбият

Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан, 1995.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.