Өлкәннәр һәм балалар уеннарына бүленәләр; спорт (мәйдан) уеннары, драматик һәм җырлы-биюле уеннар.

Урта гасырлар чыганакларында традицион уеннарны тәртипкә салган язма кагыйдәләр һәм кулланмалар булуы күрсәтелә. Гомумтөрки тамырлы күп кенә мәйдан уеннарының күпгасырлык тарихы һәм бай традицияләре бар, алар фольклорда сакланган, атамалары сүзлекләрдә теркәлгән. Мәсәлән, Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгать әт-төрк» сүзлегендә (1072–1074) сөякле уен, чикләвекле уен, таганлы уен, бармаклы уен, агач кәшәкә белән туплы уен, Болгар шәһәреннән Якуб бине Гали Хаҗҗәмнең «Җәядән ату ярышларында батырлык» китабында (Х йөз) атта туплы хоккей хакында искә алына. Хәзерге татар телендәге кебек үк, борынгы төркиләрдә «уен» атамасы «ярыш» мәгънәсен белдергән.

Халык календарена туры килгән уеннар

Күңел ачуларның аерым төркемен халык календарена туры килгән уеннар хасил итә, мәсәлән, Сабан туе, Җыен яки мәйдан халык уеннары белән үрелеп бәйрәм ителгән, аларның характерлы үзенчәлекләре — бөтенлек (кереш — уен — йомгак) һәм катгый рәвештә бәйгегә һәм җиңүгә ирешүгә корылганлык. Ул уеннарның телдән буыннан-буынга тапшырылган үз кагыйдәләре барлыкка килгән. Аерым алганда, шул кагыйдәләр буенча, аксакаллар-судьялар көрәштә башлангыч ярышларда авыр һәм җиңел авырлыктагы батырларның бил алышуларына юл куймаганнар: бердәйрәк бәдәнле һәм авырлыктагы парлар сайлап алынган. Элеккеге традиция буенча, кагыйдә буларак, ат чабышларында җайдаклар сыйфатында җиңел авырлыктан ир-атлар яки 10–12 яшьлек малайлар катнаша. Сабан туеның традицион уеннары — төрле дистанцияләрдә тизлеккә һәм чыдамлыкка йөгерү, узышып тауга чабып менү, тоткарлыклар аша йөгерү һ.б. Сабан туенда катнашучылар бик теләп кросс йөгерешләрендә ярышалар. Гадәттә төрле яшьтәгеләр өчен берничә йөгереш оештырыла. Аны балалар башлап җибәрә. Ара чама белән билгеләнә: якынча ярты чакрымнан — бер һәм бер чакрымнан ике чакрымга кадәр.

Әлеге йөгерешнең барлык нечкәлекләрен — аңа әзерләнүдән финишка кадәр — ХХ йөз башында татар язучысы М.Гали тасвирлый. М.Кашгари «тауга чабыш»ны сурәтли. Ул, батырлар бәйгесенең бер төре буларак, татар эпосында урын алган (мәсәлән, «Алпамша»). Аның тамырлары борынгы тарихка барып тоташа, килеп чыгышы татарларның бабаларының «тау рухы»на табынулары белән бәйле.

Элек-электән Сабан туенда авырлык — ташлар күтәрүдә ярышканнар. Ярышучылар якынча 20–30 кг авырлыктагы ташны бер кул белән күтәргәннәр. Хәзерге Сабан туенда герләр яки штангалар кулланыла. Борынгыдан «сикерешләр» популяр була. Борынгы төркиләрнең башка милләт спорт төрләре кебек үк, алар М.Кашгари сүзлегендә чагылыш таба. Казан Сабан туендагы ярышлар төре буларак, 1907 елда Д.Я.Коблов биеклеккә сикерү турында яза. М.Кашгари шулай ук «аркан тартыш» уены, «ук атыш» ярышлары хакында искә ала. Башка төрки халыклардагы кебек үк, татарларда йодрык сугышы җәелдерелә. Хәзерге вакытта да күңел ачу уеннары программасына торба аша шуышуда җитезлеккә, челән аякта йөрүдә тизлеккә ярышлар, аркылы борыс аша атлап чыгу, бүрәнә кисү ярышы, парлап «өч аяклап» яки аякларны бәйләп йөгерү, зур итекләр киеп йөгерү, күзләрне бәйләп тактага кадак кагу, күзләрне йомып кашык белән яки көянтәләп чиләк белән чиләк белән су ташу керә. Сабан туе капчык киеп йөгерү, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык сугышы, баганага үрмәләп менү һ.б. традицион уеннардан башка узмый. Кайбер мәйдан уеннары, мәсәлән, «ашык», «кузна» онытылып, гамәлдән чыктылар.

Җырлы-биюле уеннар

Авыл яшьләре арасында күп кенә җырлы-биюле уеннар таралган була. Гадәттә алар табигатьтә оештырылган язгы-җәйге әйлән-бәйлән уеннарын ачып җибәрәләр. Көзге-кышкы чорда аулак өйләр уздырыла.

Яшьләр уеннары традицион халык бәйрәмнәре — Сабан туеның һәм Җыенның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Алар татарларның барлык төркемнәре өчен хас була. Җыенда «түгәрәк уен», «таклы уйнау», «көтүле уйнау», «тәкәле уйнау» уйнала. Ул уеннарда егетләрнең кызлар белән йөреп керүе рөхсәт ителә, алар «озын уен», «куышка бару» дип атала.

«Кичке уен»нар кыр эшләреннән бушаган чорда аяз көннәрдә оештырыла. Атна саен уздырылган җомга уеннарында авылның барлык яшьләре катнаша («ындыр арты», «кала тавы» уеннары һ.б.). Борынгыдан нард, шахмат, шашка, сөякле уеннары тарала.

Балалар уеннары

Ачык һавада уздырылган балалар уеннары һәм күңел ачулары массачыл төс ала һәм шул асылын саклый. Алар үсеп килүче буынны физик һәм әхлакый-эстетик тәрбияләү, шулай ук өйрәтү бурычларын башкаралар.

М.Кашгари сүзлегендә балаларның «моңуз-моңуз» («мөгез-мөгез») уены искә алына. Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: балалар елга буенда чүгәләп утыралар, араларыннан берсе «мөгез-мөгез» дип әйтә, башкалар «Нинди мөгез, нәрсә мөгезе?» дип сорыйлар. Алып баручы мөгезле хайваннарны санап чыга, калганнар аның сүзләрен кабатлыйлар. Ара-тирә алып баручы дөя, ишәк кебек хайваннарны да телгә ала. Әгәр дә кемдер онытылып китеп, аның артыннан мөгезсез хайван исемен кабатласа, аны суга төртеп төшерәләр.

Эчтәлеге буенча уен татар балалары арасында популяр «очты-очты» уенына тартым.

Күп кенә төрки телле халыклар арасында «ак тирәк, күк тирәк» уены таралган була. Бу уенда балалар бер-берсенә каршы ике сафка тезеләләр һәм үзара сөйләшәләр. Катнашучыларның берсе әледән-әле алар янына йөгереп килә һәм уйнаучылар чылбырын өзәргә тырыша, ниятенә ирешсә, уйнаучыларның берсен үз төркеменә (лагерена) ала. Ихтимал, уенда күчмә кабиләләр көнкүрешенең аерым күренешләре сакланган (әсирләр алмашу яки туй йоласы).

Гадәттә җырлы-биюле уеннарның алдан билгеләнгән сюжеты була; көй һәм җырның ритмы уен хәрәкәтләре ритмына туры килә, аларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә күрсәтелә (мәсәлән, «Габдулла» уены). Драматик уеннарда гәүдә хәрәкәтләре, диалоглар һәм монологлар аша нинди дә булса вакыйга бәян ителә. Андый уен сюжетында төенләнеш, кульминация һәм чишелеш ачык чагыла (мәсәлән, «бүре-аю» уены).

Бу уеннар безнең көннәргәчә баштагы рәвешләрендә килеп җитмәгәннәр, аларның бер өлеше җуелган, башка өлеше, кайбер элементлары гына сакланып, үзгәрешләр кичергән.

Әдәбият          

Татар халык уеннары. К., 2002; 

Галеев Э.Х., Ханбиков Я.И. Татарские народные игры и праздники. К., 1975; 

Татары. М., 2001; 

Шарафутдинов Д.Р. Исторические корни и развитие традиционной культуры татарского народа XIX — начало XXI вв. К., 2004; 

Этнография татарского народа. К., 2004.

Автор — Л.М. Айнетдинова