Асылташлар һәм бизәү ташлары кулланып, металлардан (алтын, көмеш, бронза, бакыр һ.б.) сәнгать әйберләре җитештерү.

Зәргәрчелек сәнгатенең төп техник ысуллары – җепкыр (челтәрле, беркетелгән һәм күпертмә җепкыр), бөртекләү, каралту, уеплау, чүкү (төймә), басма, асылташлар һәм пыяла белән кырлау.

Зәргәрчелек сәнгатенең тарихи тамырлары

slide

Үрдәк сыны урнаштырылган чигә асылмасы. Х–ХII йөзләр

Алтын. Җепкыр, бөртекләү. ТР Милли музее

slide

Чигә алкалары. Идел буе Болгар дәүләте, Биләр. XI – XIII гасыр башы

Алтын, чүкү, басма, бөртекләү, җепкыр. Мәрҗани фонды

slide

Йөзек. Идел буе Болгар дәүләте. XI – XIII гасыр башы

Көмеш, чүкү, гравирлау, каралту. Мәрҗани фонды

slide

Филигрань бизәкләр. Алтын Урда, Хорезм (?). XIV гасыр

Алтын, эретеп ябыштыру, филигрань, бөртекләү, фирүзә, гранат (?). Мәрҗани фонды

slide

Гривна. Урта Идел, Идел буе Болгар дәүләте. XI – XIII гасыр башы

Көмеш, чүкү, алтын йөгертү, бөртекләү, җепкыр, пыяла, кәрәч. Мәрҗани фонды

1 / 6

Тарихи тамырлары сарматларда, һуннарда, борынгы төркиләрдә, протоболгарларда металларны югары дәрәҗәдә нәфис эшкәртү сәнгатеннән килә. Зәргәрчелек сәнгатенең үзенчәлекле традицияләре үсеше Идел буе болгарларының VIII–XII йөзләрдәге эшләнмәләреннән XVIII йөз уртасы – XIX йөз ахырында иҗат ителгән классик үрнәкләргә кадәрге әйберләрдә чагылыш таба. Болгар зәргәрләре челтәрле җепкыр эшләүдә тиңдәшсез осталар булалар, кайбер әсәрләрдә ул бөртекләү һәм асылташлар белән бизәлә. Зәргәрчелек сәнгатенең җәүһәрләре – алтыннан һәм көмештән эшләнгән, томшыгына бөртек капкан үрдәк сынлы чигә асылмалары (X–XII йөзләр), Болгар муенсалары, беләзекләре, алкалары, кечкенә бөти савытлары формаларының нәфислеге һәм бик оста эшләнүләре белән аерылып торалар. Алтын Урда зәргәрләренең затлы эшләнмәләре (мәсәлән, «Мономах бүреге») формасы һәм бизәлешләренең купшылыгы белән рус һәм Европаның күп кенә халыклары зәргәрчелек сәнгатенә йогынты ясый (баш киемнәре, беләзекләр, бөти савытлары, ярымай рәвешендәге бизәмәләр, бил каешы асылмалары бизәлешендәге спираль бизәкле беркетелгән җепкыр, асылташлар белән кырлау, басма). Зәргәрчелек сәнгатенең Казан ханлыгы дәверенә караган күренекле үрнәкләре (атаклы «Казан бүреге», бил каешы каптырмалары, Коръән савыты) Мәскәүдә Кораллар палатасында саклана. Алар, беркетелгән һәм челтәрле җепкыр, каралту, үтәли кисү ысуллары белән эшләнеп, асылташлар белән кырланганнар.

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, Казан ханлыгы дәвере сәнгать традицияләре сакланган хәлдә, татар зәргәрчелек сәнгате Казан артының эре татар авылларында үсешен дәвам иттерә. XVIII йөзнең 2 нче яртысында – XIX йөз уртасында ул иң югары үсешкә ирешә. Зәргәрләр тарафыннан эшләнгән бизәнү әйберләре татарларда гына түгел, руслар, башкорт, удмурт, мари, чуаш, казакъ һәм үзбәкләр арасында да популярлык казана. Бизәмәләргә ихтыяҗ зур булу зәргәрчелек сәнгате үсешенең киң таралуына китерә. Бизәү өчен файдаланудан тыш, бизәнү әйберләре баштарак им-том кылуда һәм бөти сыйфатында кулланыла, соңрак аларга байлык дәрәҗәсен күрсәтү роле өстәлә (алка, беләзек, чулпы, муенсалар, Коръән савытлары, йөзекләр), аларның күбесе, кием-салымның мөһим өлеше буларак, милли костюм комплексы белән бергә үсеш кичерә (бил каешы каптырмалары, яка асылмалары, изү, хаситә, зиннәтле төймәләр). Изге теләкләр һәм догалар рәвешендәге, уеплау, глиптика, ярымасылташлар һәм асылташлар (фирәзә, рубин, алмаз, тау бәллүре, гранат, аметист, ахак, энҗе, мәрҗән) белән кырлау ысуллары кулланып бизәлгән гарәп язулары символик һәм магик мәгънәгә ия була.

Тотрыклы сәнгати принциплар һәм милли зәвык уникаль, затлы һәм арзанлырак гаммәви – бизәмәләрдә чагылыш таба. Осталар алтын, көмеш, кайбер очракларда бакыр һәм аларның эретмәләрен кулланалар. Татарларда катлаулы техник ысуллар (мәсәлән, җепкыр һәм бөртекләү) кулланып, югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән бизәмәләргә өстенлек бирелгәнгә күрә, аларда зәргәрчелек кәсепчелек рәвешендә (мәсәлән, Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсе кебек) таралмый. XVIII йөздә – XX йөз башында зәргәрчелек сәнгате традицион нәфис һөнәрчелек кысаларында Казанның Иске Татар һәм Яңа Татар бистәләрендә, хәзерге Арча, Саба, Мамадыш, Лаеш районарына кергән авылларда үсеш ала, ул төбәкләрдә чәчәк ату чорын кичерә. Зәргәрләрнең остаханәләре Әстерхан, Касыйм, Уфа, Оренбург, Троицк, Богырыслан шәһәрләренең татар бистәләрендә, шулай ук Кама аръягының көнчыгышындагы, Урал алды төбәгендәге авылларда да таралыш ала. Авылларда, гадәттә, зәргәрчелек һөнәре белән крәстияннәр кыр эшләреннән бушаган вакытта шөгыльләнәләр. Кышка кергәч, осталар акча эшләү нияте белән күрше һәм ерак өлкәләргә – Башкортстан, Оренбург төбәкләренә, Себергә, Казакъстанга, Урта Азиягә чыгып китәләр, шәхси заказлар буенча бизәмәләр ясыйлар яисә әзер эшләнмәләрен саталар.

XIX йөз ахырыннан традицион зәргәрчелек сәнгате акрынлап сүрелә башлый. Моңа милли костюмның традицион комплексындагы үзгәрешләр сәбәпче була. Нәфис формалы һәм эшләнешле әйберләрне фабрикалар җитештергән модалы эшләнмәләр кысрыклап чыгара.

Зәргәрчелек сәнгатенең совет чорында торышы

slide

С.В.Ковалевская-Шакурова. Колье «Алтынчәч»

Көмеш, самоцветлар. Бизәкле филигрань. Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее

slide

Коръән тартмачыгы

Алтын, фирүзә. XV - XVI гасырның беренче яртысы. Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее

1 / 2

1917 елгы Октябрь революциясе зәргәрчелек сәнгате үсешендә җимергеч роль уйный. Совет хакимияте елларында зәргәрләр кулак катлавына кертелә, аларның күбесе борынгы һөнәрдән баш тартырга мәҗбүр була. Шулай да Казан артындагы (Коллар, Арча янындагы Мөндеш, шулай ук Саба районындагы Тенеки, Эзмә, Килдебәк), Татарстанның көнчыгыш районнарындагы кайбер авылларда халык осталары заказлар буенча сугыштан соңгы елларга кадәр эшлиләр, алар гади формалы алкалар, беләзекләр, йөзекләр ясыйлар. 1950 еллар башыннан татар зәргәрчелек сәнгатендә яңарыш процесслары күзәтелә. 1960 елларда Казан өйдә эшләүче һөнәрчеләр комбинатында һәм Саба районы шәһәр тибындагы Шәмәрдән посёлогында җепкыр ысулы белән стильләштереп татар сувенир эшләнмәләрен – беләзекләр, йөзекләр, каралту ысулы белән традицион бизәмәләр эшләү (халык остасы Х.Ганиев) җайга салына. Казанда зәргәрчелек белән Кострома өлкәсенең Красное авылында укып-өйрәнеп кайткан рәссамнар коллективы (С.В.Ковалевская-Шәкүрова, Р.Әлминов, Р.Нуриев, Л.Хисамиева) шөгыльләнә. Ләкин 1980 еллар башында остаханәләр ябыла һәм зәргәрчелек сәнгате традицияләре электән килгән бизәмәләрнең хәзерге формаларын тудыручы профессиональ рәссамнар (Ковалевскийлар гаиләсе, И.Фазылҗанов, Ә.Шәмсетдинов, Е.Бакакин, И.Васильева, Т.Соловьева) иҗатында дәвам иттерелә.

Татар зәргәрчелек сәнгате әсәрләре музейларда

slide

Муенса. Фрагмент. XIII–XIV йөзләр

Көмеш. Бөртекләү, җепкыр. ТР Милли музее

slide

Алкалар. XIX йөз

Көмеш, алтын йөгертү, асылташлар. Җепкыр. Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

Изү. Парча, бәрхет, көмеш, алтын йөгертү, асылташлар. XIX йөз

Күпертмә һәм челтәрле җепкыр, эстамп. ТР Милли музее

1 / 3

Татар зәргәрчелек сәнгате әсәрләре Мәскәүдә Дәүләт тарих музеенда, Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында, Халык иҗаты һәм гамәли бизәлеш сәнгате музеенда, Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында, Россия этнография музеенда, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Уфа, Әстерхан, Төмән, Тобол, Томск, Омск, Касыйм һ.б. шәһәрләрнең музейларында, район һәм авыллар музейларында саклана.

Әдәбият      

Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953;

Ювелирное искусство // Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Ювелирное искусство // Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990;

Ювелирное искусство // шул ук. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). К., 1995.