Тарихы

Татарлар яшәгән утарларда, шәһәрләр һәм авылларда, гадәттә, урам яктагы такта койма уртасына, 3–4 биек баганага беркетелеп, ике якка ачыла торган такта капкалар куела. Кечкенә капканы зур капка белән янәшә итеп яки ике якка ачылмалы капканың бер ягын тишеп ясыйлар.

Традицион татар капкасы баганаларының өске өлешен ачык калдыралар яисә арка рәвешендәге борыс белән тоташтыралар.

XVIII йөз ахырыннан руслар үрнәгендәге (рус капкасы) – өсте ике кыеклы итеп ябылган капкалар кую гадәткә керә.

XIX йөздә капкаларның бизәлешенә, йорт, коймалар һәм капканы бер стильдә эшләүгә зуррак игътибар бирелә башлый. Уентылы һәм тоташ уеп бизәкләүне контурлы уеп бизәкләү техникасы кысрыклап чыгара; капка баганаларына һәм капкачларына ромблар, өлешчә һәм тулы соляр фигуралар (кояш рәвешендә) һ.б.ны ябыштырып бизәү таралыш ала.

XIX йөз ахырыннан капкаларны йорт фасады төсләренә туры китереп, төрле төсләргә буяу (ак, зәңгәр, кызыл, сары, яшел), «балкыш» сурәтләре, чәчәксыман бизәкләр белән нәкышьләү киң җәелә.

Татар авылларында 1960 елларның уртасына кадәр авылга кергәндә бик биек булмаган капкалар – киртәләрдән эшләнгән кысалы рәшәткәле капкалар («җил капка», басу капкасы, кыр кабагы) очрый.

Авыл йорты капкасы

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Авыл йорты капкасы

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Бүгенге көндә

Заманча төзелгән утарларга керү юлында еш кына рус капкалары куела, аларны уеп бизәкләү, рәсемнәр төшереп бизәү (чәчәк-үсемлек композицияләре) кулланыла.

Татар капкалары кую да дәвам итә, биек һәм тәбәнәк, кайчак металл кысаларга тарттырып, баганалары урынына металл торбалар куеп яисә кирпеч өеп, төрле төстәге һәм чүкеп ясалган бизәкләр кулланып эшләнгән капкалар игътибарны җәлеп итә.

Татар халкының тарихи төзелеш һәм һөнәрчелек үзәкләре – Арча, Әтнә, Балтач, Зеленодольск, Кукмара районнарындагы утар капкалары милли бизәлеш сәнгатенең иң камил үрнәкләре булып санала.

Бүгенге көн авыл йорты капкасы

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Валеев Ф.Х. Архитектурно-декоративное искусство казанских татар (сельское жилище). Йошкар-Ола, 1975.