Биографиясе

1759 ел, фаразланганча, Чистай өязе – 1834 елдан соң.

1780 елда рекрутлыкка бирелә, Балтыйк флоты корабльләрендә матрос булып хезмәт итә.

1790–1791 елларда Рус-швед сугышында катнаша, ике медаль белән бүләкләнә.

1791 елның 25 декабрендә Екатерина II Фәрманы белән Петербургта Азия басмаханәсенә хәреф җыючы итеп билгеләнә, 1800 елда Казандагы Азия басмаханәсенә күчерелә.

25 еллык солдат хезмәтен тәмамлагач, үз иреге белән ялланып эшли.

1829 елда Азия басмаханәсе Казан университеты басмаханәсе белән берләштерелә (Рәхмәтуллин 1815 елдан берьюлы ике урында эшли). 1834 елда картлык буенча эштән азат ителә. Тырышлыгы өчен берничә тапкыр акчалата бүләкләнә.

Рәхмәтуллинга класслы чин бирү турында үзенең һәм Казан уку-укыту округы попечителенең күпсанлы үтенеч язулары юк-бар сылтаулар белән кире кагыла.

Эшләү дәверендә Рәхмәтуллин тарафыннан Казандагы татар басмаханәләренең барлык басмалары һәм университет басмаханәсенең гарәп шрифтындагы басмалары дөнья күрә («Әттәхият», «Һәфтияк», «Кыйссаи-Сәйфелмөлек» һ.б.).

Рәхмәтуллин университет басмаханәсенең беренче хәреф җыючыларын, шул исәптән русларны да өйрәтә.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. Казань, 1992.