Гомер еллары: 1904 — ?

1941–1948 елларда Зеленодольск суднолар төзү заводында баш металлург, анда аның җитәкчелегендә металл җиһазда якорь чылбырларын тоташ кою технологиясе эшләнә.

1948 елдан Ленинградта: СССР Суднолар төзү сәнәгате министрлыгының Үзәк фәнни-тикшеренү институтында кою бүлеге башлыгы, шул ук министрлыкның Техник идарәсе башлыгы урынбасары (1951–1956), Ленинград ХХСда баш металлург (1957–1965).

Дәүләт бүләге югары ныклыкка ия коелма якорь чылбырларын җитештерүне агымга куйганы өчен бирелә.