slide

Бизәкле киез итекләр. ХХ йөз башы

Киез. Татарстанның Кукмара районы Кукмара авылы

slide

Йола сөлгесе

Чүпләмле туку. Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылының Халык иҗаты һәм көнкүреше музее

slide

Торак йорт фронтоны фрагменты. 1960 еллар

Агач. Пычкы белән кисеп ясалган бизәк. Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы

slide

Татар хатын-кызларының милли авыл киеме. ХХ йөз башы

slide

Идән келәме. 1960 еллар

Асалап туку. Татарстанның Әлмәт районы Нәдер авылы мәктәбе музее

slide

Көянтәле чулпы. XIX йөз

Көмеш, фирәзә, ясалма сердолик. Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

Читек әзерләмәләре. ХХ йөз башы

Каюлы күн. Татарстан Милли музее

slide

Беләзек. XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы

Көмеш тәңкәләр. Уеплау. Татарстан Милли музее

slide

Хатын-кыз такыясы. XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы

Бәрхет, ука җеп, сәйлән; укалап чигү. Татарстан Милли музее

slide

Хатын-кыз читекләре

Каюлы күн. XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы

slide

Туй сөлгесе. ХХ йөз уртасы

Киндер, киҗе-мамык җеп. Элмәләп чигү. Татарстаннның Яңа Чишмә районы Зирекле авылының Халык иҗаты һәм көнкүреше музее

slide

Халык остасы М.Хәйруллина. 1980 еллар

Татарстанның Балтач районы Шеңшеңәр авылы

1 / 12

Синкретик характерга ия, матди һәм рухи мәдәният төре. Әйбер мохитен барлыкка китерә һәм рәсмиләштерә, халык тормышының көндәлек яшәү рәвеше һәм йола-тәртип кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән.

Татар халык сәнгатенең гомуммилли формалары 

Тарихи үсеш процессында этнотөбәк (Казан татарлары, татар-мишәрләр, Урал буе, Себер, Әстерхан һ.б. татарлар сәнгате) һәм конфессиональ (керәшен татарлар сәнгате) аерымлыклар барлыкка килә.

XIX йөз башы — XX йөз ахырында татар халык сәнгатенең гомуммилли формалары ныгып урнаша. Җитештерү характеры буенча аны өй хезмәте (әйберләрне шәхси ихтыяҗлар өчен әзерләү), һөнәрчелек хезмәте (заказга эшләү) һәм халык нәфис кәсепчелеге (кустарьчылык) төрләренә бүлеп йөртәләр. Элек барлык сәнгать халыкчан була; хезмәтнең иҗтимагый бүленеше һәм һөнәрчелек төрләре аерылып чыгу нәтиҗәсендә профессиональ сәнгать барлыкка килә.

Татар халык сәнгатенең нәфислек системасы һәм орнамент теле борынгы төрки кабиләләр культурасына барып тоташа, һөнәрчелек иҗатының профессиональлеге урта гасырларда яшәгән төрки-татар дәүләтләре кысаларында барлыкка килә.

Казан ханлыгы яуланганнан һәм татар шәһәр культурасы җимерелгәннән соң (XVI йөз уртасы), крәстиян сәнгате һәм авылларга күчкән шәһәр һөнәрчелегенең үзара бәйләнеше татар халык сәнгатенең үсеш үзенчәлеген билгели. Бу исә зәргәрчелек сәнгате, укалап чигү, чигү, хаттатчылык, ташка уеп эшләү (кара Уеп ясалган кабер ташлары), агачны уеп бизәкләү төрләренең югары сәнгать дәрәҗәсендә үсешенә сәбәп була.

Зәргәрчелек бизәлешләрендә күпертмә җепкыр, хатын-кызлар калфаклары декорында аппликация сәнгатенең элмәкләп чигү техникасы, чигүле аяк киемнәре тегүдә — күн каю кебек тиңдәше булмаган башкару алымнары барлыкка килә. Башка техник алымнар (чүпләмле, сайлаулы һәм күпкөрле) белән бергә үсеш алган күптөсле тукучылык эшләнмәләре, йола һәм көнкүреш әйберләрен бизәгәндә элмәләп, нәгыш һәм элмәкләү ысулы белән чигелгән чигешләр, татар халкының милли киеме үзенең купшылыгы һәм катлаулылыгы белән аерылып тора.

Татарлар яшәгән төбәкләрдә, башлыча, авыл җирендә киез басу (келәм-киезләр, киез аяк һәм баш киемнәре), келәмчелек, металл эшкәртү, чыпта сугу һәм камыш үрү, агачка һәм каен тузына уеп бизәк төшерү, челтәр бәйләү (кара Челтәр бәйләү), күнгә басма бизәк төшерү һәм аппликация һ.б. киң үсеш ала.

Татар халык сәнгатенең төп төрләре XVIII йөздә — XX йөз башларында авылларда һәм шәһәрләрдә һөнәрчеләр һәм осталарның вакытлыча читкә — башка татар авылларына, шулай ук башкорт һәм казакъ далаларына, Урта Азиягә акча эшләргә китүе формаларында үсеш ала.

XIX йөз уртасыннан көнкүреш юнәлешендәге сәнгать продукциясе җитештерү күпчелек авыл халкының төп шөгыленә әйләнә һәм аның күп кенә төрләренә ярашкан авыл исемнәре барлыкка килә: Балтач — «балтачы», балта осталарыннан, Тимерче — тимерчеләрдән, Бакырчы — бакырчылардан, Чулпычы — чулпы ясаучы осталардан һ.б.

1840 еллардан Казанда һәм Казан артының якын-тирә авылларында (Арча, Дөбъяз, Әтнә һ.б.) каюлы күн аяк киемнәре һәм укалап чигелгән баш киемнәре (калфаклар, түбәтәйләр) җитештерү, читек, кәләпүш тегү һөнәрчелеге (кара Каюлы күн) барлыкка килә. Күп кенә Россия шәһәрләренең татар бистәләрендә кәсепчелек киң үсеш ала (Казан, Уфа, Әстерхан, Касыйм, Оренбург, Томск һ.б.).

Капиталистик икътисад системасында эшләнмәләрне күпләп җитештерү татар халык сәнгатендә стереотип формаларның таралуына, төбәк һәм җирле аерымлыкларның юкка чыгуына, товар җитештерүче кустарьларны татар халык сәнгатедәге традицияләрдән аеруга китерә. XX йөз башында арзанлы фабрика продукциясе белән көндәшлекне күтәрә алмыйча, сәнгатьлелек ягыннан аеруча кыйммәтле төрләр һәм башкару техникасы: тукучылык техникасы, күпертмә җепкыр, элмәкле аппликация һ.б. юкка чыга башлый.

Орнаментта натуралистик тенденцияләр (күбәләк, камка, күгәрчен рәсемнәре) барлыкка килә, затлы материаллар (алтын, көмеш) һәм катлаулы техник алымнарның (җепкыр, бөртекләү) имитацияләре тарала. 1920 елда товар кытлыгы шартларында оештырылган артельләр һәм кустарь остаханә кысаларында көнкүреш предметлары җитештерү дәвам итә. Моңа Бөтенроссия ҮБКның «Кустарьчылык сәнәгатенә булышлык итү чаралары турында»гы 1919 ел 26 апрель карары да ярдәм итә. 1920 елда элеккеге Казан губернасында 427 хезмәт артеле һәм ширкәт теркәлә. 1923 елда аларның күләме кинәт кими. Татар халык сәнгатенең өйдә җитештерү белән бәйле күп кенә төрләре (ташка уеп кисү, нәфис тукучылык, зәргәрчелек сәнгате, милли өс киемнәре тегү һ.б.) сүнә башлый, кайберләре (хаттатчылык һәм шәмаилләр язу) тыела.

1923–1925 елларда вак кәсепчелек-һөнәрчелек, шул исәптән сәнгать сәнәгате тернәкләнеп китә. Чит илләрдә кәсепчелек эшләнмәләренә сорау арту сәбәпле, 1920–1930 елларда читкә чыгару өчен бизәкле күн аяк киемнәре һәм зәргәрчелек әйберләре әзерләү саклана, халык иҗаты учакларына сүрелергә ирек куелмый. 1925 елда нәфис һөнәрчелек белән шөгыльләнүче кәсепчеләрдән бизәкле аяк киемнәре һәм укалап чигелгән баш киемнәре тегүче — 1786, зәргәр (Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсен кертеп) — 203, комган ясаучы 32 кеше исәпкә алынган. Кәсепчеләр кооператив артельләренә берләшәләр; 1920 еллар уртасында Казанда кәсепчеләр һәм һөнәрчеләр җәмгыяте оештырыла (якынча 1 мең оста керә). 1920 елда Казан губерна земствосының Кәсепчелек музее базасында Кооперация һәм кәсепчелек сәнәгате музее ачыла (1927 елга кадәр эшли, директоры — Г.М.Залкинд), аның экспонатлары этнографик коллекцияләрдән, татар һәм рус гамәли-бизәлеш сәнгате әсәрләреннән тора. Экспортны киңәйтү һөнәри техник белем бирү үсешенә сәбәп була: Рязань губернасы Касыйм өязенең Татар волостена кергән Тәрби авылында «хатын-кызларның нәфис кул эшләрен» укыту-күрсәтмә остаханәсе, 1925 елда Бакчасарайда (Кырым) татар халык орнаменты мәктәбе ачыла.

Татар халык сәнгатен йөрәнү

1920 еллар ахырында татар халык сәнгатенә багышланган хезмәтләр барлыкка килә (П.Дульский, Н.Воробьёв, М.Худяков, Гали Рәхим, Б.Адлер, Е.Адольф һ.б.). Халык сәнгате әсәрләре беренче тапкыр Казандагы Татсовнархоз күргәзмәсендә (1921), Мәскәүдәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы һәм кустарь-сәнәгать күргәзмәләрендә (1923, 1927), чит илләрдәге гамәли сәнгать һәм бөтендөнья нәфис сәнәгать күргәзмәләрендә (Париж, 1925; Монце-Милано, 1927; Лейпциг, 1928 һ.б.) күрсәтелә.

Мәскәүдәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә даими үрнәк кустарь-сәнәгать экспозициясе өчен Казан арты халык архитектурасы традицияләрендә (уеп бизәлгән йөзлекләр, төсле пыялалы тәрәзәләр, фронтон куышларындагы кечкенә балконнар, өч бүлемле бизәкле капкалар белән) Татарстан Республикасының ике катлы агач павильоны төзелә (1923). Анда этнография, халык сәнгате һәм татар мәгарифенә багышланган 3 экспозиция залы урнаша. 1925 елда күргәзмәгә татар халык сәнгатенә караган 117 әсәр тапшырыла (чигү, зәргәрчелек эшләнмәләре, укалап чигелгән баш киемнәре, бизәкләп тегелгән аяк киемнәре һ.б.).

1920 елларның 2 нче яртысыннан татар халык сәнгате өлкәсендәге эшчәнлек искелек калдыгы, шәхси инициатива күрсәтү дип игълан ителә. Артельләргә һәм һөнәр үзәкләренә кермәгән халык осталары кулаклар сыйныфына кертеләләр һәм сәнгать һөнәрләре белән шөгыльләнүдән туктарга мәҗбүр булалар. Дәвамчанлык традициясе өзелә, 1930 еллар башыннан татар халык сәнгате бетүгә йөз тота. Кабатланмас әсәрләр һәм 1940 елларга кадәр сәнәгый юл белән күпләп җитештерелгән кәсепчелек әйберләре арасында аерма зурая.

Сугыштан соңгы елларда бары тик каюлы күн һөнәрчелеге генә тергезелә (соңрак Арчада милли аяк киемнәре фабрикасы үзгәртеп корыла). 1960 еллар ахыры — 1970 еллар башында татар халык сәнгате традицияләре нигезендә эшләнмәләр чыгару буенча яңа предприятиеләр: чигү һәм тукымага бизәк төшерү цехлары булган Казан нәфис эшләнмәләр фабрикасы (1969), Алексеевск бизәкләп туку фабрикасы, Саба районының Шәмәрдән посёлогындагы зәргәрчелек цехы (1969), Казанда сувенир фабрикасы булган сәнгать заказларын өйдә эшләүче һөнәрчеләр комбинаты (1974) ачыла. XX йөзнең 2 нче яртысында татар халык сәнгате авыл көнкүрешендә кирәк булган эшләнмәләр җитештерүче: паласлар һәм келәмнәр туку, чигү, тал чыбыгыннан йорт җиһазлары үрү, агачны уеп бизәү өйләр һәм торакны күп төсләргә буяу кебек аерым һөнәр төрләрендә саклана. Аерым осталар — ялгыз һөнәрчеләр хезмәтләрендә элмәләп чигү һәм сәйлән белән бизәкләп чигү (М.Бикбулатова, Казан), йон келәмчелеге (Ә.Дәүләтшина, Алабуга шәһәре), көмеш каралту (Х.Ганиев, Саба районы Тенәки авылы), җепкыр (Л.Хисамиева, Казан) һ.б.ш. эшләр очрый.

Халык көнкүрешендәге күпчелек әйберләр вакытлар узу белән гамәли кулланылышын югалта һәм хәзерге вакытта бары тик милли бизәлеш сәнгате үрнәге, сувенир әсәрләр сыйфатында гына эшләнә.

Татар халык сәнгате традицияләре Казандагы «Туран» милли-мәдәни үзәге фонды» ҖЧҖ (чигү, укалап чигү, каюлы күн, костюмнар), «Казан өйдә заказ алып эшләүче осталар комбинаты», «Традиция» фонды (укалап чигү), «Эбиволь» АҖ, Чаллыдагы «Карина» ҖЧҖ, Биектау районының Дөбъяз авылында каюлы күн әйберләр эшләп чыгаручы «Экоскин» ҖЧҖ; халык осталары һәм профессиональ рәссамнар әсәрләрендә (А.Артемьева, И.Васильева, И.Гайнетдинов, С.Гарбузова, Р.Гыймранова, Ә.Җәмилова, С.Ислаева, Н.Исмәгыйлев (Нәкъкаш), Ф.Калмурзина, С.Кузьминых, Н.Кумысникова, Н.Мостафина, М.Салиева, Л.Фәсхетдинова, Р.Фәттахова, Ә.Шәмсетдинов) алар еш кына стильләшәләр һәм яңа кулланылышка ия булалар. Шулай ук «Актүбә уенчыгы», «Азнакай киез итеге» ҖЧҖ һ.б. барлыкка килә. 2003 елдан халык осталары һәм үзешчәннәр — Һөнәрчеләр палатасына, профессиональ рәссамнар Рәссамнар берлегенең гамәли-бизәлеш сәнгать секциясенә берләшәләр.

Ф.Х.Вәлиев 1970–1980 елларда барлык эшчәнлеген татар халык сәнгате теориясен һәм сәнгатен өйрәнүгә, хәзерге заман мәдәниятендә аның традицияләрен яңартуга багышлый.

Татар халык сәнгате тупланмалары

Экспедицияләрдә аның тарафыннан тупланган материаллар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның татар халык сәнгате тупланмалары нигезенә ята. Татар халык сәнгате әсәрләренең зур тупланмалары ТР Милли музеенда, Татарстанның Яшел Үзән шәһәре, Яңа Чишмә районының Зирекле авылы һ.б. халык иҗаты һәм көнкүреше музейларында, Бөтенроссия гамәли-бизәлеш һәм халык сәнгате музеенда (Мәскәү), Россия этнография музеенда (Санкт-Петербург), Тубыл тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Касыйм шәһәре Тарих-туган якны өйрәнү музеенда, БР Милли музеенда (Уфа шәһәре) һәм Россиянең башка музейларында сакланалар.

Шулай ук кара Гамәли-бизәлеш сәнгате.

Әдәбият          

Дульский П.М. Искусство Казанских татар. М., 1925;

шул ук. Народное искусство Татреспублики // Художественная культура Советского Востока. М.–Л., 1931;

Воробьёв Н.И. Материальная культура Казанских татар. К., 1930;

Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. К., 1969;

шул ук. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова