Эчтәлек

Татарларда элек-электән гамәли максатларда йортны (почмаклар, тәрәзәләр, ишекләр, көзгеләрне һ.б.) бизәү өчен, традицион халык бәйрәмнәренең (Җыен, Сабан туе һ.б.), туу, үлгән кешене искә алу һәм туй йолаларының мәҗбүри атрибуты буларак кулланыла.

Сөлге өчен, гадәттә, кулдан тукылган, соңрак фабрикада җитештерелгән киҗе-мамык (сирәк кенә ефәк) тукыма файдаланыла. Кулдан тукылган сөлге башлары, гадәттә, чигеп бизәлә, кайчак аларга (ешрак керәшен татарларда) бәйләнгән челтәр тегеп куела. Тукылган сөлгедәге бизәкләр аралашып килгән горизонталь буйлар (бер киң һәм 2–4 таррак) яисә челтәрсыман композиция рәвешендә урнашалар, киртләчле-киртләчле вак геом. фигуралар, аралары вак бизәкләр белән тутырылган X- һәм S-сыман һ.б. рәсемнәрнең мотивлары кушылмасыннан торалар (кара Сәнгати туку). Бизәкләр төшерү өчен салават күперенең, карадан кала, барлык төсләре кулланыла. Чүпләмле сөлгеләр ике төстә, ешрак кызыллы-аклы була. Пермь татарларында һәм Сергач мишәрләрендә сөлгенең төп өлеше алача ысулы белән тукыла, баш-башлары бизәкләп эшләнә. Чигүле сөлге башларын бизәкләү, гадәттә, чәчәк-үсемлек рәсемнәре белән еш кына элмәләп чигү, шулай ук нәгыш чигү, элмәкләп яки күпертеп чигү (кара Чигү) һәм укалап чигү техникасында башкарыла. Борынгы сөлгеләргә үсемлек-чәчәк мотивларыннан (лалә, лотос, күгәрчен күзе, канәфер, роза, кыңгырау һ.б.), шулай ук парлы кошларның (күбрәк күгәрченнәрнең), күбәләкләр, балыкларның һ.б.ның шартлы сурәтләреннән торган бер киң һәм ике тар кайма рәвешендәге бизәкләр төшерелә.

ХХ йөз уртасына кадәр чигүле сөлгеләр татар йорты интерьерын бизәү өчен кулланыла, аларны бүлмәләр арасындагы такта бүлгегә (исарчык), тәрәзәләр арасындагы диварларга, бүлмә почмакларына эләләр. Сөлге яучылау, туй вакытында (кара Казан сөлгесе), туу һәм җирләү ритуалларында, бәйрәмнәрдә (ат дугаларын, мәйданнардагы колгаларны һ.б. бизиләр), шулай ук Сабан туе бәйрәмендә җиңүчеләргә бүләк ителә.

ХХ йөз башында, фабрикада җитештерелгән арзанлы тукымалар таралыш алу сәбәпле, традицион сөлгеләр әкренләп татарларның көнкүрешеннән югала бара. Аерым авылларда иң гади бизәк белән тукылган сөлгеләр ХХ йөз уртасына кадәр эшләнә. Бүләк һәм сувенир буларак, чигүле, шул исәптән профессор рәссамнар эскизлары буенча укалап чигелгән сөлгеләр «Туран» милли-мәдәни үзәге фонды, Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты остаханәләре, тукылган сөлгеләр — Алексеев туку фабрикасы тарафыннан җитештерелә. Күргәзмәгә кую өчен уникаль сөлге үрнәкләрен Казан осталары С.Кузьминых, Л.Фәсхетдинова, Р.Гыймранова, А.Кудряшова, А.Липина, О.Марсова, Ф.Калмурзина һ.б. иҗат итә. Борынгы сөлге үрнәкләре Россия этнография музеенда (Санкт-Петербург), ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һ.б. саклана.

Әдәбият  

Сысоева Н.И. Касимовское узорное ткачество в XIX — начале XX вв. М., 1963;

Сафина Ф.Ш. Ткачество татар Поволжья и Урала (конец XIX — начало XX вв.). К., 1996;

 Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент. К., 2002;

Изделия народных художественных промыслов и декоративно-прикладного искусства Республики Татарстан: Каталог. К., 2002.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова