Эчтәлек

Гадәттә, аңа нәфис бизәк төшерелгән була; татар халкының көнкүрешендә кулланыла.

Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә, Кавказда, башка төрки халыклар арасында мәгълүм; мөселманнар комганны тәһарәт алу өчен файдаланалар. Татар комганы XX йөз башына кадәр Идел буенда яшәүче башка халыклар арасында да популяр була. Комган бакырдан, җиздән (сирәк кенә бронзадан) ясалган, чүкү, уеплау, басма ысулы белән бизәлгән.

Татар комганының аеруча нәфис үрнәкләре XVIII–XIX йөзләргә карый, Касыйм шәһәрендәге тарихи-архитектура музей-саклаулыгы тупланмасында XV–XVI йөзләр татар аксөякләренең купшы итеп бизәлгән берничә комганы саклана. XVI–XVII йөзләрдә татар комганнары, башлыча, яндырылган балчыктан эшләнгәннәре русларда, аеруча аның аксөяк катламында киң тарала. Комган формаларында Идел болгарларында һәм XV–XVI йөзләр Казан татарларында очрый торган балчык савытлар белән охшашлык бар. Борыннары кош яки хайван башларына охшатып эшләнә (кара Керәч сәнгате). XVIII йөздә – XX йөз башында Казан һәм Казан арты авылларындагы (Олы Әтнә, Тимерче-Чемерче һ.б.) татар бакырчылары сәнгатьчә камил, гадәттә чүкеп бизәлгән, үзенчәлекле (тәбәнәк, «бүксәле») җиз комганнар җитештерәләр. Комганның тагын да гадирәк формалары рус шәһәрләрендәге татар бистәләрендә, һәр татар авылында диярлек эшләнә.

Хәзерге вакытта чуен, алюминий (сирәк кенә — бакыр) комганнар Татарстанның аерым авылларында халык осталары тарафыннан ясала, сәнәгый җитештерү Казанның кайбер предприятиеләрендә, Каслинск заводында (Урал) җайга салынган.

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920 е-начало 1990 гг.). К., 1995.

Автор — Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова