Эчтәлек

Торакны җылыту һәм интерьерны бизәү өчен билгеләнгән нәфис тукыма эшләнмәләр — келәмнәр һәм паласлар җитештерү. Алар йон, ефәк һәм киҗе-мамык җептән, күн һәм ясалма материаллардан әзерләнә; кулдан һәм машина белән тукылган (XIX йөз уртасыннан — механик станнарда), чигелгән һәм бәйләнгәне, киездән басылганы, мех тиреләрдән тегелгәннәре була.

Келәмчелек — борынгы нәфис сәнгать төрләренең берсе, нигезләре хуҗалыкның борынгы терлекчелек һәм игенчелек чорларыннанан башлана; үсемлек сүсләрен (җитен, киндер, кычыткан) һәм йонны (башлыча, сарык йоны) эшкәртүгә нигезләнгән. Келәмчелек үсешенә көнкүреш гореф-гадәтләренең үзенчәлекләре, шулай ук келәм җитештерү ысуллары һәм технологиясе, туку станнары конструкциясе һ.б. йогынты ясый. Җепләр ачык төстәге үсемлек, соңрак ясалма буяуларга маныла һәм күптөрле бизәкле композиция тәшкил итә.

Келәмнәр татар көнкүрешендә зур урын алып торганнар, аларны өй түрендәге сәкегә һәм идәнгә җәйгәннәр, еш кына кәләш бирнәсенең бер өлешен тәшкил иткәннәр, туйда кияүгә һәм аның әти-әнисенә бүләк иткәннәр.

Урта Идел буенда яшәүче рус һәм башка халыклар мәдәниятендә келәмчелек үсеш алмый; гадәттә, алар көнкүрешендә корама келәмнәр файдаланыла; XIX йөз уртасыннан рус авылларында бер генә төсле киез паласлар — кошмалар киң тарала, кайбер авылларда, мәсәлән, Урта Идел буеның көнчыгыш районнарында, алар кәләш бирнәсенә кергән.

Татарларда келәмчелек белән, башлыча, хатын-кызлар шөгыльләнгән (ир-ат келәм өчен киез баскан). Ул йорт һөнәрчелегенең бер формасы булган, хәлбуки, киезләрне, паласларны кулланучылар соравы буенча да җитештергәннәр. XIX йөзнең 2 нче яртысыннан XX йөз башына кадәр Казан губернасындагы татар авылларында (Минзәлә, Мамадыш өязләре) тукылган келәмнәр, идән паласлары һәм утыргыч өчен кечкенә, яссы мендәрләр — ястыклар әзерләү җайга салынган.

Күчмә тормышның байтак сыйфатларын туплаган келәмчелекнең тарихи тамырларын гасырлар түреннән эзләргә кирәк. Аның сакланып калган сирәк үрнәкләре XIX йөз ахырына — XX йөз башына карый. Җеп һәм йон эрләү кабалары, шулай ук тукылган келәмнәр әзерләүдә кулланылган махсус эләктергеч кебек табылдыклар келәмчелекнең Идел буе болгарлары арасында киң таралган булуын дәлилли. Татарларда йөнтәс келәмчелек тармагы 1552 елда Казан ханлыгы яуланганнан соң һәр җирдә дә диярлек юкка чыга, чөнки ул аңа кадәр хан сарае остаханәләрендә үскән булса кирәк. Йөнтәс келәмчелек, халык иҗаты төре буларак, Пермь өлкәсендәге Урал буе татарларының аерым авылларында (озын йөнтәс келәмнәр) һәм Башкортстанда XX йөзнең 2 нче яртысына кадәр саклана. Ул Кырым татарлары мәдәниятендә дә үсеш ала, ләкин XX йөз башында бары тик асылмалы «әйбә» сумкалар әзерләүгә кайтып кала.

Татар халык келәмчелегендә кулдан туку станнарында йоннан әзерләнгән келәмнәр — келәм, палас, «асалы палас», Себер татарларында — «үрмәк», «җәймә», Кырым татарларында — «атма килим» (буйлы), «кыбрыз килим» (бизәкле) аеруча киң тарала; алар бизәкләренең үзенчәлеге, буяу төсләренең оста сайлануы, мәһабәтлелеге, тантаналылыгы белән аерылып тора. Келәмнәр, гадәттә, 50–60 см киңлектәге 2–3 тукыманы ялгап әзерләнгән. Аның иң гади төрләре тар һәм киң буйларда кабатланып килгән төрле төстәге буй-буй (сирәгрәк шакмаклы) бизәкләр белән бизәп тукылганнар. Һәр келәмдә кара төстән башка барлык төсләр дә — алтынсу-сары, җирән, яшел, зәңгәр, шәмәхә, алсу, миләүшә һ.б. — кулланылган. Бизәкләре катлаулырак келәмнәр «асалап сугу» яки палас туку техникасында әзерләнгәннәр. Келәм-паласлар махсус эшләнгән тар кайма белән каймаланганнар. Келәм бизәкләрен керенте ромблар, дүрткелләр һ.б. төрле фигура мотивлары тәшкил иткән, алар келәм кырында бер-берсенә охшаган эрерәк фондагы фигуралар эченә кереп, ритмлы сафлар рәтен барлыкка китергәннәр. Келәмнең «аламыч» дигән борынгы төрен Томск өлкәсендә яшәүче Себер татарлары кычыткан сүсеннән тукыганнар. Мондый келәмнәр ике өлешне бергә ялгап әзерләнгәннәр һәм өчпочмак һәм түгәрәк мотивлары белән бизәлгәннәр.

Келәмчелекнең XX йөз башына кадәр киң таралган икенче төре — киез келәмчелек, бер генә төсле һәм бизәкле паласлар — киез әзерләү. Элек шулай ук каелган  яки рәсемле бизәк төшерелгән күн келәмнәр дә җитештерелгән; кулдан яки станда камыштан чыпталар сугылган. Чыпта сугу (бараба татарларында — «йөгән», «әчерге») Себер татарларында киң тарала; аның белән сәке өсләрен япканнар (Томск татарларында — «урынтык», «тур»). Алар, гадәттә, шома камыш һәм карасу үлән сабакларыннан үрелгәннәр һәм ромбсыман каймалы нигезгә дүрткел челтәрле гади геом. бизәк белән бизәлгәннәр; читләрен киндер һәм йон җепләр белән ураганнар. Камыштан һәм җикәнбаштан сугылган чыпталарны XX йөз башына кадәр Урал буе татарлары һәм Казан губернасының көньяк-көнчыгышында яшәүче татарлар, «җикән» камыштан сугылганнарын Әстерхан татарлары әзерләгән.

Күп кенә халыкларның келәмчелегендә мәгълүм корама — тукыма кисәкләреннән тегелгән келәмнәр татар авылларында киң тарала. Татар корама келәмнәре бизәкләренең эре геометрик фигураларга охшатып ясалуы белән аерылып торган. Корамаларны төсләре һәм зурлыклары буенча сайлап алганнар; бер-берсенә ялгап, алардан озын тасмалар теккәннәр һәм соңыннан бергә берләштергәннәр. Катлаулы бизәк әзерләү өчен тукыма кисәкләрен аппликация ысулы белән күпкатлы итеп тә теккәннәр. Татар келәмчелегенең һәр төре гамәли һәм эстетик әһәмияткә ия булган. Бизәкле — «асалы палас»ларны сәкедәге бер төсле киезләр өстенә япсалар, буйлы келәмнәрне идәнгә җәйгәннәр.

Этнографлар Себер татарларының келәмнәрне көнкүрештә куллануының борынгы очрагын теркәгәннәр. Биредә яшәүче халык келәмнәрне сәкегә берничә кат җәйгән (иң аска камыш чыпта, аннары киез, аңа буйлы йон келәм — «аламыш»  җәелгән, иң өскә бизәкле келәм ябылган. Йола буенча, кәләш 3 келәм — кияү һәм аның әти-әнисенә бүләк өчен буй бизәкле 2, кунаклар каршылау өчен бизәкле 1 келәм суккан.

Хәзерге шартларда келәмчелектәге бик күп традицияләр югалган. Тукылган келәмнәрне өйдә җитештерү очракларын Татарстанның Минзәлә, Зәй, Әлмәт, Апас һ.б. кайбер район авылларында, Самара, Ульянов өлкәләрендә, Көнбатыш Себердә күзәтергә мөмкин. 1970 елларда келәм җитештерүне сәнәгый нигезгә көйләү омтылышлары була. 1974 елда Казандагы «Таттрикотаж» берләшмәсе каршында кулдан һәм механик юл белән йөнтәс келәмнәр туку цехы оештырыла; шундый ук цех Алабуга тегү фабрикасында ачыла. Милли бизәкле йон паласларны кулдан тукуны 1970 еллар ахырында Алабуга остасы А.Дәүләтшина, традицион киез келәмнәр әзерләүне Бөгелмә рәссамнары Д. һәм Р.Рәхмәтуллиннар яңартып җибәрә (кара Киез).

Хәзерге заман келәмчелегендә сюжетлы-тематик рәсемнәр һәм бизәкләр чигү, бәйләү һәм аппликация алымы белән әзерләнгән келәмнәр киң үсеш алды. Келәмчелекнең гобелен төре үзләштерелә, коллаж, макраме, колаксыман аппликация — «тырнак алмалау» (кара Аппликация) техникасында эшләнгән, шулай ук ясалма киезне механик пресслап (рәссам Л.Кальюрандның авторлык техникасы) дивар өчен әзерләнгән тукыма паннолар һ.б. барлыкка килә. Татар келәмчелеге хәзерге вакытта «Һөнәрчелекләрне яңарту» халыкара программасы буенча Кырымда яңарыш ала. Келәмчелек һәм гобелен тармагы белән осталар М.Чурлу, Н.Решатова, З.Мусаева, Л.Уста һ.б. шөгыльләнә.

Әдәбият

Бусыгин Е.П. Русское население Среднего Поволжья. К., 1966;

Богомолов В.Б. Ткачество декоративных ковров у барабинских татар // Духовная культура народов Сибири. Томск, 1980;

Богомолов В.Б. Узоры сибирских татар Омского Прииртышья // От Урала до Енисея: Народы Западной и Средней Сибири. Томск, 1995;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Мухамметшин Ю.Г. Этнографический обзор поселений, усадеб и построек Астраханской области // Астраханские татары. К., 1992;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1996;

Фаткуллина Ф.М. Тарские татары: традиции орнаментации изделий из бересты и тростника // Тюркские народы: Материалы V Сибирского симп. «Культурное наследие народов Западной Сибири». Тобольск-Омск, 2002;

Заатов И. Крымско-татарское декоративно-прикладное и изобразительное искусство. Симферополь, 2003.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова