Чүкеп бизәк төшерү. Чүмеч. ХIII гасыр

Алтын. Кою, уеплау. Эрмитаж

Татар зәркәнчеләрендә чүкеп бизәк төшерү «төймә» дип йөртелә, 3 төрле була: пуансонлы (төрткеле, фигуралы), яссы рельефлы һәм биек рельефлы. Пуансоннар — очына төртке, сызыкча, өчпочмак, йолдыз һ.б. фигуралар төшерелгән чыныктырылган металлда (корыч, эретмә) ясалган таякчыклар. Аларны оста үзе ясый һәм чыныктыра; тәҗрибәле зәркәнчеләрдә аларның саны берничә дистәгә җитә. Чүкеп бизәк төшерүгә канфарлау техникасы да керә, ягъни эшләнмә өстенә очлы без (канфар) белән вак орлыксыман рельеф ясала. Яссы рельефлы чүкеп бизәк төшерүдә очы түгәрәк (күләмле шар рәвешендә), озынча түгәрәк һ.б. төрле пуансоннар кулланыла; булачак рәсемнең фоны эчкә төелә, ә бизәк үзе рельефлы (каеш каптырмалары, беләзекләр) була. Биек рельефлы чүкеп бизәк төшерүдә еш кына калып һәм басма файдаланыла; рәсемнең биек өлешләре металл табакның сул ягыннан сугыла. Чүкеп бизәк төшерү мотивлары үз эченә үсемлек, геом. һәм зооморфлы орнаментның төрле төрләрен ала.

Татарстанда чүкеп бизәк төшерү сәнгать төре буларак борынгы Болгар чорыннан ук үсеш ала. Археологлар тарафыннан аның төрле төрләре, шул исәптән кисеп эшләнгән бизәкләр дә табыла (Болгар, Биләр шәһәрлекләре). Чүкеп бизәк төшерү ысулы сурәтләре уртадагы түгәрәк медальонының алтын йөгертелгән җирлегенә нечкә төрткеле пуансон белән эшләнгән көмеш савыт-саба, көзгеләр, каеш каптырмалары, шулай ук җиздән коелган камчы сапларын, пычак сапларын, пломбалар, йозаклар бизәүдә кулланыла, моның белән беррәттән алар өстәмә рәвештә уеплап эшкәртелә.

Чүкеп бизәк төшерү. Шәраб кувшины. XVI гасырның беренче яртысы

Җиз. Уеплау, кою. Татарстан Республикасы Милли музее

Алтын Урда чорында бил буу белән бәйле эшләнмәләр (аеллар, каеш очлары һ.б.), касәләр, чүмечләр, беләзекләр, алкалар, төймәләр, бөти савытлары чүкеп бизәлә. Чүкеп бизәк төшерү еш кына күпертмә җепкыр, уеплау, каралту, алтын йөгертү белән берләшә. Казан ханлыгы чорыннан чүкеп бизәк төшерү техникасы белән эшкәртелгән җиз кувшин — Сөембикә кувшины дип аталган (кара Насыйр оста) уникаль савыт, эре төймәләр һәм бил каешы каптырмасы үрнәкләре килеп ирешкән.

Чүкеп бизәк төшерү. Комган һәм ләгән. XVIII гасыр ахыры

Бакыр. ТР Милли музее

XVIII–XIX йөзләрдә рельефлы чүкеп бизәк төшерү юлы белән күптөрле алтын, көмеш, электрум (алтын һәм көмеш катнашмасы), алтын йөгертелгән эшләнмәләрдә — бил каптырмаларында, муенсаларда, яка чылбырларында Коръән савытларында, чулпыларда, тезмәләрдә, пластиналардан эшләнгән беләзекләрдә, аелларда һ.б. формаларның, бизәкләрнең югары сурәтләү тәэсирлелегенә ирешелә. Аларда чүкелгән бизәк, еш кына төп бизәлеш элементы булудан бигрәк, каралтылган, уепланган бизәкләрнең каймалары итеп тә файдаланыла (бау, сызыклар, дулкынсыман сабаклар, бөртекләр һ.б. тәвешендәге буйлар). Әйберләрдәге бизәктән калган урыннар гадәттә күперенке рельеф һәм ритм төгәллеге ягыннан аерылып торучы канфарлау юлы белән эшкәртелә. Күп көч сорый торган чүкеп бизәк төшерү XIX йөз уртасыннан калыплау һәм басмага алыштырыла, канфарлау өзек ритмлы түбән рельефлыга әверелә һәм еш кына җиңелчә уепланган челтәр белән алыштырыла.

XX йөз башында чүкеп бизәк төшерү гамәлдән чыга һәм XX йөз уртасында профессиональ рәссамнарның станлы скульптура һәм монументаль-бизәлеш сәнгате: дивар тәлинкәләре, панно, идән вазалары, композиция элементлары, тышлау бизәлеше (мәсәлән, колонналарны), җәмәгать биналары һәм торак интерьерлары өчен фәзаи конструкцияләр (декоратив рәшәткәләр, киртәләр), кайвакыт бина экстерьерлары буларак яңарыш ала.

Чүкеп бизәк төшерү. Беләзек. XIX гасыр

Көмеш, алтын йөгертү, сердолик, фирүзә. Уеплау, инкрустация

1960 еллардан җизгә чүкеп бизәк төшерү белән Казан рәссамнары К.Бәширов, М.Зерзизов, А.Сысоев, З. Хөсәенов 1970–1980 елларда Г.Арчуашвили (Түбән Кама шәһәре), Я. Зиннәтуллин (Лениногорск шәһәре), М.Мостафин (Әлмәт шәһәре), М.Шәйдуллин (Чаллы шәһәре) һ.б. шөгыльләнә. Монументаль чүкеп бизәк төшерү эшләренең иң әүвәлгеләре арасында — Е.В.Киселёваның Казанда Химиклар мәдәният сарае фойесындагы «Батырлар» (мәйданы якынча 6м2, 1969), Татар ашлары йортындагы (М.Мостафин җитәкчелегендәге рәссамнар бригадасы, 1972), Төзүчеләр мәдәнияты сарае вестибюлендәге «Сабантуй» (Ю.Ефремов, И.Киселёв, 1974) дивар паннолары, Чаллыдагы «Кама» рестораны диварларындагы бизәкләр (М.Шәйдуллин, 1974). Казан сувенирлар фабрикасы рәссамнары һәм халык нәфис кәсепчеләренең өйдә эшләүчеләр иҗатында сувенир чүкеп бизәк төшерү киң таралыш ала.

Әдәбият           

Валеев Ф.В. Орнамент Казанских татар. К., 1969; 

шул ук. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984; 

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. К., 1984; 

шул ук. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995; Крамаровский М.Г. Золото Чингисидов: культурное наследие Золотой Орды. СПб., 2001.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова