- РУС
- ТАТ
Бакырдан һәм аның эретмәләреннән бизәкле әйберләр ясау остасы: чүкеп бизәк төшерү, уемлау, төсле таш беркетү һ.б. ысуллар белән бакыр эшләнмәләрне бизәүче рәссам
Татарлар арасында бакырчы һөнәренең тарихи тамырлары борынгы төрки, шул исәптән болгар металл эшкәртү осталарының иҗатына нигезләнә. Бакырдан бизәкле әйберләр ясау нәфис һөнәрләр төренә керә.
XVIII йөз – XX йөз башында бакырчы остаханәләре татар авылларының һәм Россия шәһәрләрендәге татар бистәләренең һәрберсендә диярлек була. XIX йөз ахыры – XX йөз башында бакырчылар арасында читкә чыгып эшләү гадәткә керә, алар ясаган әйберләр руслар, чуаш, башкорт, Идел һәм Урал буйларында яшәгән башка халыклар арасында тарала.
Бакырчылар комган, ләгән, савыт-саба, металл белән тышланган сандык кебек көнкүреш әйберләре, ә XIX йөз ахырыннан – чәйнек, самавырлар ясыйлар. Алар арасында беләзек, балдак, йөзек, төймә, каптырмалар, хушбуй савытлары кебек ир-ат һәм хатын-кыз бизәнү әйберләре ясаучылар да була. Чүкеп бизәкләнгән җәенке формадагы бакыр комганнар, шулай ук аларның
Казан бакырчыларына дан китергән бакырдан һәм җиздән ясалганнары киң тарала. Урта гасырларда эшләнгән комганнарның гаҗәеп үрнәкләре һәм шулай ук Казан ханлыгы чорына караган су кошы кыяфәтендәге чүкеп бизәкләнгән җиз савыт сакланган. Савытның кырыена XV йөз ахыры – XVI йөз башында яшәгән останың исеме язылган: «Әмин хан бакырчысы Насыйр».
XX йөзнең икенче яртысында Казан арты авылларында һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә бер үк вакытта тимерчелек белән шөгыльләнүче бакырчылар була. Алар авыллардагы тимерчелекләрдә, төрле хуҗалык кирәк-яраклары ясау өчен кызган тимер эшкәртү белән беррәттән, тузган бакыр әйберләрне яңарталар, гади формалы комганнар ясыйлар (Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында Шәйхетдин оста, Әлмәт районы Түбән Абдул авылында Илалетдин Фәрхетдинов, Габдулла Зөфәров, Яңа Нәдер авылында Фоат Хәйруллин һ.б.).
Бүгенге көндә бакырчыларның һөнәрләре хәзер дә рәссамнарыбыз иҗатында дәвам итә, күбрәк интерьер бизәү әсәрләрләре иҗат иткәндә (И.Башмаков, Я.Зиннәтуллин, И.Киселёв, М.Мостафин, А.Сысоев, М.Шәйдуллин), шулай ук көнкүреш әйберләре ясауда (М.Зерзизов, З.Хөсәенов), бакырны уеп бизәкләү, басма, чүкү һәм кою эшендә кулланыла.
Хәйри Ә. Жиз савытка язылган борынгы язу // Мирас. 1994. № 11–12.
Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.
Валеева-Сулейманова Г.Ф. Художественная керамика и обработка металла // Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990.
Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. Казань, 1995.
Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.