Татар халык сәнгатенең борынгы һәм үзенчәлекле бер төре – чәмчәнең тарихи тамырлары борынгы төркиләр мәдәниятенә барып тоташа. Сакланып калган үрнәкләре XIX йөз уртасына карый.

Техникасы

Аппликация сәнгатенең тукымадан киселгән төрле төсләрдәге бизәкне тукымага, ә кайчак күнне күн нигезгә тегү (ияр, аяк киеме һ.б.) төрләре бар. Ефәк һәм атлас тасмаларны бант, зигзаг, ромб, чәчәк һ.б. бизәкләр белән чәмчәләү киң таралган.

Аппликация сәнгатенең «тырнак алмалау» төре башка халыклар иҗатында очрамый. Мондый аппликациянең барлык бизәкләре аерым таҗ яфраклары рәвешендә «колакландырып» бөтерелгән тасма кисәкләреннән ясала, алар төсле сәйлән, мәрҗән, ялтыравыклы металл кисәкләре белән берлектә дәлия, кашкарый, лалә чәчәкләре, ачылып җитмәгән гонҗә, үлән сабагының кабарынкы сурәтләрен хасил итәләр.

Кулланылуы

Аппликация сәнгате көнкүреш тукыма әйберләрен (җәймә асты), традицион өс киемен (алъяпкыч, камзул, калфак) бизәүдә кулланыла; хатын-кызлар күкрәкчәсен чәчәк бәйләме яисә «тормыш агачы» мотивлары белән бизәкләү XX йөз уртасына кадәр саклана. Бер төсле (ак, соры) киез паласларга киездән яисә тукымадан бизәкләр тегү ысулы XX йөз башына кадәр кулланыла.

Хатын-кыз һәм ир-ат киемнәрендә күн яисә тукыма өстендә мех, велюр, замша белән чигеш кушу рәссам-модельерлар тарафыннан 1970 еллардан башлап кулланыла. Һәвәскәрләр һәм халык осталары тукыма әйберләрен (пәрдә, намазлык һ.б.), киез паласларны бизәгәндә аппликация сәнгате ысулыннан файдаланалар.

1980 еллардан бирле аппликация сәнгате Казан рәссамнәре иҗатында дивар панноларын, диван мендәрләрен бизәүдә кулланыла.

Оста һөнәрчеләр

М.Бикбулатова, С.Кузьминых, Н.Кузьминых, И.Макарова, С.Гарбузова (Казан), З.Бикташева, Р.Круглякова (Чаллы) һ.б.

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. Казань, 1995.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова