Эчтәлек

Яка чылбыры. XIX йөзнең икенче яртысы

Көмеш, алтын йөгертү, фирәзә; челтәрле һәм күпертмә җепкыр. Татарстан Милли музее

Төрле яшьтәге һәм төрле катлауга караган шәһәр һәм авыл хатын-кызлары бәйрәм вакытында тага.

Ул парлы яка каптырмасыннан һәм күкрәк уртасына кадәр төшеп торган фигуралы җиз тәңкәле, очында эре асылмасы булган чылбырлардан тора.

Бер яктан ыргак икенче яктан элмәк тагылган ике баштан беркетелүле яка – укалы утыртма якага тегеп куела һәм күлмәк якасы өстеннән киелә. Каптырмаларның асылмаларсыз үрнәкләре дә очрый. Ул түгәрәк, турыпочмаклык (ян-яклары тукранбаш яфрагы мотивлары белән тулыландырыла), йөрәк, яфрак рәвешендә яки катлаулы формада була.

Каптырма капкачы чүкеп һәм үзәгенә төсле һәм кыйммәтле ташлар куеп бизәлә, контуры кечерәк түгәрәк ташлар белән каймалана. Җиз тәңкәләр, гадәттә, яфрак рәвешендә була һәм боҗра ярдәмендә тоташтырыла. Асылмалар, нигездә, яфрак рәвешендә яки түгәрәк формасында булып, төрле асылташлар белән бизәлә.

Яка чылбыры алтыннан яки көмештән (еш кына алтын йөгертелгән) ясала: кызлар өчен 1–3, хатыннар өчен 5–9 чылбырдан тезелә. 5 чылбырдан торганы аеруча киң таралыш ала. Кыйммәтле нөсхәләрдә төп элементлар челтәрле яссы һәм күпертмә җепкыр, гадирәкләре чүкеп, гравирлап яки калыплап эшләнгән үсемлек-чәчәк орнаменты белән бизәлә, соңгысында асылмалар сыйфатында көмеш («екатерининкалар») яки гади акчалар файдаланыла. Яка чылбыры төрле кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар (рубин, аметист, фирүзә, тау бәллүре, ахак) белән инкрустацияләнә.

Яка чылбыры. XIX йөз

Көмеш, алтын йөгертү, фирәзә, ярымасылташлар; челтәрле җепкыр, калыплау. Татарстан Милли музее

Тарихы

Яка чылбырларының иң әүвәлге классик формалары XVIII йөзнең беренче яртысына карый. XVIII йөзнең икенче яртысында эшләнгәннәре матур форма һәм техник башкарылыш камиллеге белән аерылып тора. XIX йөздә эшләнгәннәреннән аермалы буларак, аларга җепкыр бөтеркәләренең нәфислеге, бизәкләрнең чиста эшләнеше, җепкырларның тыгызлыгы хас.

Яка чылбырының килеп чыгышы бәхәсле мәсьәлә. Кайбер галимнәр аны Алабуга төбәге керәшен татарлар төркеменең XX йөз башына кадәр сакланып калган борынгы бизәнү әйбере – муенга эленә яки күлмәк якасына беркетелә торган асылмалы чылбыр дип, кайберләре исә болгарлардан килә торган һәм Идел буе халыклары (мордва, чуаш, мари) һәм төрки халыклар (казакъ, кыргыз, төрекмән, үзбәк һ.б.) киемнәрендәге борынгы каптырма дип исәпли.

XIX йөз ахырында яка чылбыры кулланылыштан чыга. Челтәрле формалары хәзерге рәссам-зәркәнчеләр (И.Васильева, М.Галиев, И.Фазылҗанов, С.Шәкүрова, А.Шәмсетдинов һ.б.) тарафыннан файдаланыла.

Яка чылбыры. XIX йөз

Фрагмент. Көмеш, алтын йөгертү, фирәзә, ярымасылташлар; челтәрле һәм күпертмә җепкыр. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Поздеева Л. Старинное шейно-нагрудное украшение казанских татарок // Материалы Центр. музея ТАССР. Казань, 1930. № 2.

Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.

Гаген-Торн Н. Женская одежда народов Поволжья. Чебоксары, 1960.

Суслова С.В. Женские украшения казанских татар середины XIX – начала XX вв. М., 1980.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Татарская филигрань: в контексте генезиса и развития ювелирного искусства // Из истории татарского народного искусства. Казань, 1995.

Валеев Ф.Х. Татарское народное декоративное искусство. Казань, 2020.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова