Эчтәлек

Казан төбәгендә беренче тире эшкәртү һөнәрчелеге Идел буе Болгар дәүләтендә барлыкка килә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверендә үсеш ала. 1565–1568 елларда Казанда 532 һөнәрченең 21е күн остасы була, 1616 елда күн эшкәртү осталары һөнәрчеләр арасында сан ягыннан 3 нче урында тора — 111 кеше. Казан губернасында күн эшләү һөнәрчелеге XVIII–XIX йөзләрдә киң тарала. Казан, Лаеш, Зөя, Спас, Тәтеш, Царёвококшайск һәм Чистай өязләрендә XIX йөз ахырында 500 гә якын күн эшкәртү остасы исәпләнә, шуларның 481 е татарлар була.

Кәсеп итү гаиләләрдә алып барыла, кайвакыт яллап эшләтү очраклары да күзәтелә. Төп җитештерелгән әйбер — йомшак (юфть, бозау тиресе күне, итек өчен материал) һәм каты (табан һәм чи каеш) күн. Күп кенә авылларда чи күн җитештерелә, һәм бу һөнәр ат дирбияләре эшләү белән бәйләнгән була. Ат дирбияләре җитештерү — җиңелрәк (останың күн чылату һәм изү җиһазы гына була), күн эшләү һөнәрчелеге катлаулы һәм күп чыгымнар таләп итүче эш санала: остаханә аерым корылма, күбесенчә сарай салына, анда су җылыту мичкәсе, буяу (сандал) кайнату казаны, шунда ук күн йомшарту һәм изү чаннары, эрерәк предприятиеләрдә кайры ваклау тегермәннәре урнаша. Чи күн әзерләгәндә тирене чылаталар, йонын кыркалар, киптерәләр, изеп йомшарталар, хайван мае сөртәләр һәм яңадан изәләр. Әзер күн каеш һәм ат дирбияләре ясау өчен тотыла. Тирене эшкәртү тагын да күбрәк вакыт таләп итә. Аны 3–5 көн чылаталар, ит һәм май калдыкларыннан чистарталар, берничә көнгә известь һәм мич көле катнашмасы тутырылган чанга салалар (100 тирегә 15 пот известь һәм 5–6 пот көл исәбеннән), 2–3 атна буе йомшарталар. Тиреләрнең йонын кыркалар, калыпларда тиренең йомшак ярысын кисәләр, еш кына, яхшы йомшарсын өчен, икенче тапкыр көлгә күмәләр. Шуннан соң көлдән чистарту өчен яңадан чылаталар, 2–3 көнгә «икмәккә» — арыш яисә арпа оныннан әзерләнгән тозлы кесәлгә батыралар (бер тирегә 2 кадак он исәбеннән). Чималны чайкыйлар һәм кайрылыйлар: күнне таякларга элеп тал куагы кайрысы чылатылган эретмәгә салалар. Күпмедер вакыт үтү белән кайры вагы сибәләр, яңа эретмә өстиләр, 1–1,5 ай тирәсе эретмәне алмаштырып торалар. Бу күннән аяк киеме табаны ясала. Юфть җитештерү өчен тирене суда юалар, квас белән чылаталар (100 тирегә 5 кадак исәбеннән), киптерәләр һәм буйыйлар. Вак итеп изелгән кызыл сандалны казанда кайнатып буяу ясыйлар, шуны кайнап торган килеш күнгә сибәләр һәм киптерәләр. Әзер күннең читләрен тигез итеп кисәләр, йоннардан чистарталар, сумала белән буйыйлар һ.б. Урал арты (Оренбург губернасы Троицк өязенең Түбән Әмин һәм Яүш авыллары) татарларында кымыз йөртү өчен ат тиресеннән турсык ясау һөнәре таралган була. Тирене йоннан чистарталар һәм су үткәрмәсен өчен җир казып, агачтан-кирпечтән ясалган кое-мичләрдә тоталар. Шуннан 1–10 чиләк сыешлы турсыклар тегәләр. Һөнәрчеләр әзерләгән тиренең төп өлеше аяк киеме ясауга китә.

Күн сәнәгате алга китү сәбәпле, күн эшләү һөнәрчелеге акрынлап сүрелә, әмма Чүпрәле, Буа районнарында 1960 елларга кадәр саклана.

1990 еллар башында ТРның аерым районнарында күн эшләү һөнәрчелеге үсеш ала.

Әдәбият

Стронский К.Р. Кожевенное производство в Вятской и Казанской губерниях // Отчёты и исследования по кустарной промышленности России. СПб., 1894. Т. 5;

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIX — начало XX в.). К., 1995;

Халиков Н.А. Промыслы и ремёсла татар Поволжья и Урала (середина XIX — начало XX в.). К., 1998.