Эчтәлек

Гадәттә туйларда бүләк ителгән һәм, кадерле, затлы әйбер буларак, башлыча, бай шәһәр татарлары көнкүрешендә киң таралган. Формасы һәм бизәге буенча катлаулы һәм ачык төсле Казан сөлгесе татар йортының интерьерын баеткан, аларны йортларның бүлмә такталарына һәм тәрәзә араларындагы диварларга элгәннәр. Алар Казан (Иске һәм Яңа татар бистәләре) һәм якын-тирә авыллардагы осталар тарафыннан, башлыча, сорау буенча эшләнгәннәр; югары сәнгатьле сыйфатлары булу сәбәпле киң танылганнар һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә таралганнар (Идел буе – Урал, Себер).

Казан сөлгесе. XIX йөзнең икенче яртысы

Киндер, ефәк, позумент, ука һәм көмеш җепләр; укалап чигү. Татарстан Милли музее

Тарихы

Сакланып калган үрнәкләренең эшләнү вакыты XVIII йөз ахыры – XX йөз башы белән күрсәтелә. Очлары киң, озынлыгы 3 м га якын ак, тыгыз, ефәксыман сөлге тукымасы алтын һәм көмеш җеп белән чигү (Укалап чигү), ак һәм төрле төстәге җепләр белән тамбурлап һәм шома чигү (Чигү) белән бизәлә; еш кына баш-башларына яки тешле каймалы чит-читләренә чуклар, чачаклар, ефәк, ука тасмалар, басма бизәкле аеллар (Басма), металл җептән үрелгән пружина ялтыравыклар һәм бизәкнең башка элементлары өстәлә. Соңрак кәнитил (спираль рәвешендә үрелгән алтын яки көмеш җеп) белән чигү популярлаша, күбрәк кыйммәтле ефәк (сирәк кенә киҗе-мамык) җепләр белән (мулинә, гәрес) чигәләр.

Казан сөлгесенең борынгы үрнәкләрендә оч бизәкләре ян-ягында ике тар кайма, уртада киң буй рәвешендә урнашкан. Аларга уңыш һәм муллык символы – «тормыш агачы» мотивы белән бәйле чәчәк бәйләме хас.

XIX йөз уртасыннан Казан сөлгесе очларындагы ян-як каймалар бетерелә, чәчәк бәйләмнәре тагын да катлаулана, детальләштерелә, төсләр төрле төсмерләр палитрасы белән баетыла. Букет геральдикасыннан башка берничә чәчәк бәйләменнән торган композицияләр дә файдаланыла.

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында традицион чәчәк бәйләмнәре композицияләрен сөлге очларының барлык мәйданын алып торучы чәчәк-үсемлек бизәкләре алмаштыра; асиметрия барлыкка килә, кош, күбәләк, умарта корты, сурәтләре бизәк рәвешендә кулланыла.

XX йөз башыннан Казан сөлгесе әкренләп көнкүрештән төшеп кала, аларның урынын кызыл-ак төстәге өйдә сугылган йола сөлгеләре ала.

Казан сөлгесе бүләк һәм сувенир эшләнмә буларак җитештерү 1980 елларда Казан тегү фабрикасында һәм Халык нәфис кәсепчелеге комбинатында, 1990 елларда «Туран Арт» милли мәдәният үзәге фонды остаханәләрендә (Казан), «Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты»нда, халык осталарының һәм профессиональ рәссамнар әсәрләре үрнәкләрендә яңара (М.З.Бикбулатова, Ф.Калмурзина, А.Кудряшова, С.Д.Кузьминых, Л.Фәсхетдинова, Т.Чудовичева һ.б.).

Казан сөлгесенең югары зәвыклы сәнгать үрнәкләре Россия халыкларының этнография музеенда (Санкт-Петербург), Татарстан Республикасы Милли музеенда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Уфа, Касыйм, Чистай, Сарапул һ.б. шәһәрләр музейларында саклана.

Казан сөлгесе. XIX йөзнең икенче яртысы

Киндер, ефәк, позумент, ука һәм көмеш җепләр; укалап чигү. Татарстан Милли музее

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент. Казань, 2002.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х гг.). Казань, 1995.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова