Каюлы күн йомшак сафьян, бераз катырак юфть күненнән әзерләнә, кайвакыт салават күперенең барлык төсләренә буялган шигрин күне кулланыла (ешрак яшел, зәңгәр, кызыл, көрән, сары һәм аларның төсмерләре).

Каюлы күн бизәкләре орнаментлы трафаретны берничә катка төрелгән төрле төстәге күн өстенә куеп, буйга киселә. Бизәкнең күптөсле композициясе төсле ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләрдән чигелә торган чылбырны түшәп калдыручы каты кыл һәм без ярдәмендә махсус станда тегелгән кисәкчекләрдән тора. Каюлы бизәкне берләштерүче һәм контурлаучы җеп, кагыйдә буларак, үзе дә күптөсле (гадәттә 2–3 төстә).

Мондый чигү җөйләре башка халыкларның борынгы һәм хәзерге заман сәнгатендә теркәлмәгән. Каюлы күн рус телле әдәбиятта татарларның һәм казанлыларның «каю эшләре» дигән исем алган. Ул Казан татарлары тарафыннан уйлап чыгарыла һәм соңрак Касыйм, Себер һәм Кырым татарлары, шулай ук Урта Азия осталарында очрый. Торжок шәһәрендә эшләгән рус осталары үз итекләрен «татар итекләре» сыман каеп теккәннәр.

Читекләр. XIX йөз ахыры – XX йөз башы

Күн, каюлы күн. Татарстан Милли музее

Тарихы

Күнне нәфис эшкәртү традициясе, читек тегү кебек үк, Идел болгарлары мәдәниятенә барып тоташа. Моңа рус елъязмалары һәм эшкәртелгән күннең бүгенгәчә сакланган исемнәре шаһит булып тора: Урта Азия халыкларында – «болгари», алтайлылар һәм калмыкларда – «пулгайры», венгрларда – «багария».

Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әүвәлге каюлы күн үрнәкләре XVIII йөз ахыры – XIX йөз башы читекләре бизәкләрендә күренә. И.Виткевичның «1835–1836 елларда Бохарага бару турында язмалар»ында бизәкле һәм төсле аяк киемнәре җитештерү белән шөгыльләнүче татар итекче осталары турында белешмәләр бар. Нәкъ менә чигү осталыгы һәм чигү җөйләренең техник алымнары, аяк киеме җепләрен яшереп торучы каюлы бизәкләрнең урнашуы белән аерылып торган читекләр һәм аларның бизәкләре каюлы күнне дөньяга таныта (Каюлы күн кәсепчелеге).

Традицион читекләрнең үрнәкләре кунычның вертикаль күчәре буенча урнашкан Шәрык һәм Үзәк Азия орнаментына хас архаик бизәкләр (лотос, пальметталар, таҗ яфракчыклы розеткалар, йөрәк мотивлары һ.б.), шулай ук аларның алгы өлешен ачып торучы болытлар, спираль, лалә һәм яфрак сыман формадагы бизәкләр белән бизәлгәннәр. Бөтеркәле кәкре сызыклардан гыйбарәт бизәкләрнең урнашу рәвеше бизәлештә зур әһәмияткә ия. Читекләрдәге борынгы Шәрык үрнәкләрен куллану гади алынма түгел, ул каюлы күн сәнгатенең буыннан-буынга күчә баручанлыгын чагылдыра (Алтайдагы Пазырык курганыннан табылган бизәкле аяк киеме үрнәкләре, Монголиядәге Ноинулин курганнарыннан чыккан келәм мотивлары, болгар орнаменты һәм Бурятия, Монголия, Кытай халык сәнгате орнаметлары). Каюлы күн бизәкләренә кәкре сызыклар, йомык һәм күләмле формалар, контурларның, фактуралы һәм төсле контрастлар тудырып, төсле бөтерелмә җепләрдән рельефлы җөйләр белән ачык тасвирлануы хас.

Читекләрдәге каюлы күннең гомуми колоритлы чишелешен төсләр палитрасын киметә яки көчәйтә баручы бизәк һәм фон төсләренең гармонияле нисбәте тудыра. Еш кына табигый буяулардан әзерләнгән йомшак һәм төсмерләре белән бер-берсенә якын торган төсләр файдаланыла.

XIX йөзнең икенче яртысында каюлы күннең борынгы бизәкләре яфрак һәм чәчәк характерындагы, гадәттә, букет композициясендәге стильләшкән яңа мотивлар белән алмашына. Заман модасына ияреп аерым бизәкләр, читекләрнең бөтен бизәлеше гадиләшә бара. XIX йөз ахырында – XX йөз башында каюлы күн үзенең югары сәнгать кыйммәтләрен югалта: гармонияле үсешне күзгә ташланучан чуарлык һәм вакланган бизәкләр алыштыра, милли традицияләрне җимерүче эклектик стиль урнаша.

Кузьминых С.Д. Алсу. 1988

Күн, каюлы күн. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

XX йөздә

XX йөздә каюлы күн сәнгате Казан арты районнарындагы авыл артельләренең кәсепчелек эшләнмәләрендә (1920–1930 елларда) һәм аяк киемен сәнәгый җитештерү кысаларында (1950–2000 елларда), шул исәптән аз серия белән бизәкле читекләр чыгаручы Арча фабрикасында (Милли аяк киеме), каюлы күн традицияләрен хәзер дә дәвам иттерүче профессиональ һәм үзешчән рәссамнар иҗатларында үсеш кичерә (С.Д.Кузьминых, Н.Х.Кумысникова, И.Х.Гайнетдинов, С.Ю.Гарбузова, А.Артемьева, А.А.Җәмилова, Ф.А.Калмурзина, Л.Чубукова һ.б.).

Каюлы күн эшләнмәләре (читекләр, туфлиләр, сумкалар, бил каешлары, мендәрләр, келәмнәр һ.б.) Дөбъяз авылындагы «Экоскин» берләшмәсендә, «Туран» фондының Казан остаханәләрендә һәм филиалларында – Биектау районының Ямаширмә авылында, «Презент» һәм башкаларда җитештерелә.

Иҗади фикернең үзенчәлеге бизәлештә яңа үрнәкләр, төсле чишелешләр, эшләнмәләрнең заманча күренешләрен эзләүдә чагыла. Каюлы күн өс киемнәрен һәм костюм аксессуарларын бизи, интерьерларны дивар паннолары һәм картиналар белән зиннәтләгәндә (Н.Х.Кумысникова, С.Ю.Гарбузова), йорт җиһазларын тышлаганда һәм истәлек бүләкләре әзерләгәндә кулланыла.

Каюлы күн, монументаль-бизәлеш сәнгате төре буларак, интерьерларны бизәгәндә дә кулланылыш таба. Казан консерваториясендәге Актлар залының кунаклар бүлегендә тышланган кечкенә декоротив колонналар беренче тәҗрибә була (архитектор М.Х.Агишев, Арча милли аяк киемнәре фабрикасы осталары башкара, 1967). Соңрак Казандагы Татар ашлары йортының банкетлар залы диварлары (архитектор М.Х.Агишев, рәссамнар Н.С.Артамонов, В.И.Охотин, А.А.Спориус, С.Ш.Мостафин, 1968), «Татарстан» кунакханәсе ресторанының банкетлар залы үзәк дивары (архитектор М.Х.Агишев, рәссам Р.Ә.Килдебәков, 1970) вертикаль панно рәвешендәге Каюлы күн белән тышлана. 2006 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасы вестибюленең интерьеры дивар панносы белән бизәлә (рәссам Н.Х.Кумысникова).

Каюлы күн осталыгы Казан мәдәният һәм сәнгать университетының гамәли-бизәлеш сәнгате кафедрасында (2000 елдан), Казан сәнгать училищесендә (2002 елдан, «күнне нәфис эшкәртү» белгечлеге буенча) укытыла.

Гарбузова С.Ю. Семирамида бакчасы. 1998

Панно. Күн, каюлы күн

Тупланмалары

Каюлы күн әсәрләре этнография  һәм антропология музеенда (Санкт-Петербург), Дәүләт Тарих музее (Мәскәү), Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан университетының этнография музее, Бөтенроссия гамәли-бизәлеш һәм халык сәнгате музеенда (Мәскәү), Касыйм шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда, Торжоктагы Тарихи-этнография музеенда, Сергиев Посадтагы Тарихи-сәнгать музеенда, Оффенбах шәһәренең (Германия) Күн музеенда, Анкарадагы Этнография музеенда (Төркия) һ.б.да сакланалар.

Заман ритмнары. 2000 еллар

Панно. Күн, каюлы күн. Арча милли аяк киемнәре

Әдәбият

Дульский П.М. Искусство казанских татар. М., 1925.

Воробьев Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы в Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957.

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент. Казань, 2002.

Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь. Казань, 1983.

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Саттарова Л. Казанская узорная кожа. М., 2004.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова

Гайнетдинов И.Х. Панно. 2004

Күн, каюлы күн