Эчтәлек

Товар-акча мөнәсәбәтләре үсү, нигездә азҗирлелек һәм крәстияннәрнең катлауларга бүленүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. XIX йөз уртасыннан кустарчылык дип атала башлый. Ул гомуми кустарчылыкның бер юнәлеше буларак эш стадиясе нигезендәге хезмәт бүленешеле мануфактура җитештерүен тәшкил итә.

Казан губернасында (Казанда һәм якын-тирәдәге татар авылларында) XIX йөздә читек-кәләпүш (Каюлы күн кәсепчелеге, Каюлы күн) һәм укалы баш киемнәре (Укалы чигү) җитештерү алга китә.

Рус халык нәфис кәсепчелеге төрләре арасында XIX йөзнең икеяртысы – XX йөз башында Балык Бистәсендә зәркән эшләнмәләр һәм челтәр бәйләү, Мамадыш өязе Нырты авылында челтәр бәйләү кәсепчелеге (Челтәр бәйләү), Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге, Чабакса тимерчелек кәсепчелеге үсеш ала һәм XX йөз башында алар нигезендә земство сәнгати һөнәр мәктәпләре ачыла.

Кустарчылар башкару техникасында да, бизәлештә дә тарихи традидицияләрне файдаланып, сәнгатьчә бизәлгән тормыш-көнкүреш әйберләрен күпләп җитештерәләр. Әмма эш процессында хезмәт бүленеше барлыкка килү һәм осталарның базар мөнәсәбәтләренә җәлеп ителүе кәсепчелектә сәнгатьнең җуелуына китерә; шул ук вакытта, Казан губерна һәм өяз земстволарының тырышлыкларына карамастан, алар XX йөз башында фабрикаларда җитештерелгән арзанлы товарлар белән конкуренцияне күтәрә алмыйча әкренләп сүнүгә таба баралар.

Читекчеләр. ХХ йөз башы

Читек әзерләмәләре. ХХ йөз башы

Каюлы күн. Татарстан Милли музее

XX йөздә

Октябрь революциясеннән соң вак һөнәрчеләрнең товарлары белән эш итүче арадашчылар институты бетерелә; осталарны хезмәт артельләренә һәм берләшмәләргә оештыра торган кооперацияләр барлыкка килә. 1919 елда вак һөнәр сәнәгатенә булышлык итү турында Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты карары кабул ителгәннән соң, осталарга дәүләт заказлары бирелә башлый, аларга үз продукцияләрен базарларда сатарга рөхсәт ителә һәм бу артельләр оешуга китерә (бизәкле аяк һәм баш киемнәре, чигү эшләнмәләре җитештерү буенча Казан өязе Кавал волостенда «Эш», Казанда «Читекләр», «Кустарь» һ.б.). Әмма шул заман карашыннан совет чынбарлыгы өчен ят дип игълан ителгән башка күп традицион әйберләр җитештерү (шәмаилләр, намазлыклар, йола тастымаллары, киез җәймәләр, комганнар һ.б.) туктатыла. Халык нәфис кәсепчелеге эшләнмәләре бизәлешенә халык сәнгате әсәрләренең электән ныгып урнашкан системасын җимерә торган совет эмблематика мотивлары (урак һәм чүкеч, биш почмаклы йолдыз, юлбашчыларның портретлары һ.б.) кертелә.

1920–1923 елларда үткәрелгән сәнәгать исәбен алу вакытында 23 е хосусый, 1 се дәүләтнеке булган 24 «сәнгать һәм гамәли фәнни сәнәгать» оешмасы теркәлә. 1923–1925 елларда кустарь нәфис кәсепчелегендә эшләүче халык осталары арта; ТАССРда аларның гомуми саны 35 мең кешедән арта (50% татарлар, 45 % руслар). 1926 елгы Бөтенсоюз халык исәбен алу буенча республикада 51,5 мең оста яши. Алар башлыча халык аеруча тыгыз урнашкан элекке Арча һәм Мамадыш кантоннарында туплана.

Халык нәфис кәсепчелеге үсешенең алга китүе 1920 елларда чит илләргә Европа һәм Америкада ихтыяҗ зур булган кустарчылык эшләнмәләрен экспортка чыгару белән бәйле була. Зәркән бизәнү әйберләре (Балык Бистәсе) һәм каюлы күн эшләнмәләр (читекләр, диван мендәрләре) Мәскәүдәге «Главкустпром» аркылы экспортка озатыла.

Осталарның артельләргә берләшү 1920 еллар ахырында тәмамлана. Статистика мәгълүматлары буенча, халык нәфис кәсепчелеге эшләнмәләре төрләреннән аеруча чигелгән аяк һәм баш киемнәре (түбәтәйләр, калфаклар) җитештерү зур үсеш ала. Эре артельләр арасында Казанда «Азат хатын» (укалап чигү), «Кызыл кустарь» (каюлы күн, чигү), «Шәрык аяк киемнәре», Арча районында «Тукай», Лаеш районында «Татар», Дөбъяз һәм Питрәч районнарында «Суыксу» (барысы да – бизәкле аяк киемнәре җитештерү буенча), Минзәлә районында «Текстиль», Чаллы районында «Кызыл тукучы», Дөбъяз районында «Кызыл киезче», Саба районында «Савытчы», Арча районында «Көмеш» һ.б. була.

Париж күргәзмәсеннән башлап (1925), халык нәфис кәсепчелеге товарлары халыкара күргәзмә-ярминкәләрдә күрсәтелә. Каюлы читекләр һәм укалап чигелгән туфлиләр 1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында Монце-Милано, Лейпциг ярминкәләрендә, Рига, Прага, Вена күргәзмә-сатуларда күргәзмәләрендә «кызыл мал» санала. Ләкин ил эчендә бу товарларга ихтыяҗ кимү һәм чит илләргә экспорт бетерелү сәбәпле, халык нәфис кәсепчелеге 1930 еллардан акрынлап кимүгә бара.

1930–1950 елларда халык нәфис кәсепчелеге вак һөнәрчелек кооперациясе системасында, әмма Татпромсоюз карамагында кала. Бу кул хезмәтен машина белән башкаруга алыштырып, күпләп товар җитештерүгә китерә, халык нәфис кәсепчелегенең традицион нигезен җимерә, аны сәнәгать предприятиеләре: мех һәм җитен комбинатлары, галантерея, тегү, киез басу, фетр фабрикалары һ.б. алыштыра (Дизайн). Бөек Ватан сугышы елларында халык нәфис кәсепчелегенең эшчәнлеге туктала һәм ул сугыш тәмамлангач та, бизәкле аяк киеме җитештерүдән башка, торгызылмый.

1950 елларда беренче мәртәбә халык нәфис кәсепчелеген торгызу мәсьәләсе күтәрелә, 1965 елдан ул Җирле сәнәгать министрлыгына тапшырыла һәм фабрикалар, комбинатлар итеп үзгәртелә (Арча һәм Дөбъяз милли аяк киеме фабрикалары).

1969 елда Алексеевск бизәкләп туку фабрикасы, Саба районы Шәмәрдән авылында зәркән цехы, 1974 елда өйдә эшләүчеләр комбинаты оештырыла. 1970 елларда халык нәфис кәсепчелеге эшләнмәләренә ихтыяҗ арта башлый, ләкин аларны «фабрикалаштыру», милли традицияләрдән читләшү процессы эстетик сыйфат түбәнәюгә китерә. КПСС Үзәк комитетының (1975) һәм ТАССР Министрлар советының «Халык нәфис кәсепчелеге турында»гы (1976) карарлары белән халык нәфис кәсепчелеге эшләнмәләренең ассортиментын һәм сыйфатын күтәрү буенча чаралар билгеләнә. Әмма алар күп очракта гамәлгә ашырылмый һәм халык нәфис кәсепчелеге үстерү проблемалары хәзерге вакытта да актуаль булып кала.

2000 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан 2000–2006 еллар өчен Халык нәфис кәсепчелеген, гамәли-бизәлеш сәнгатен саклау, яңарту, үстерү программасы кабул ителә. Һөнәрләр һәм халык нәфис кәсепчелеге кече һәм урта бизнеска ярдәм итүдә дәүләт ярдәменең өстенлекле юнәлешләреннән берсе итеп билгеләнә. 2000 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында халык нәфис кәсепчелеге буенча Сәнгать-эксперт советы оештырыла, 2003 елда Дәүләт халык нәфис кәсепчелеген үстерү үзәге һәм Һөнәрләр иҗтимагый палатасы булдырыла, 2004 елда Татарстан Республикасының «Халык нәфис кәсепләре һәм һөнәрләре турында» Законы кабул ителә, анда «халык нәфис кәсепчелеге» өлкәсендә дәүләт һәм җирле үзидарә хакимиятләренең вәкаләтләре билгеләнә, оешмалар һәм осталар эшчәнлеге регламентлаштырыла.

Ләкин үз вакытында фабрикалаларга күчерелгән традицион кәсепчелек икътисади яктан да, иҗат юнәлешендә дә кыенлыклар кичерә. Бу Арча милли аяк киемнәре фабрикасының ябылуына китерә. Шул ук вакытта татар каюлы күн, татар һәм рус укалап чигелгән, сөяккә һәм агачка уеп ясалган сувенирлар, бүләк һәм күргәзмә эшләнмәләре җитештерү буенча яңа халык нәфис кәсепчелеге предприятиеләре ачыла (балчыктан уенчыклар ясау буенча «Актүбә уенчыгы», «Азнакай киез аяк киемнәре» һ.б.), хосусый фирмалар нигезләнә («Туран» милли-мәдәни үзәге фонды», «Экоскин», «Презент», «Традиция» фонды, «Эбиволь», «Карина»), остаханәләр («Болгарлар» А.Липина, С.Федотовның һ.б).

Халык осталары үз эшләнмәләрен ел саен уздырыла торган республика (Казанда «Осталар шәһәре»), илкүләм (2002 елдан, Мәскәү, Бөтенроссия «Ладья») һәм халыкара (2002, Франция, Дижон шәһәре һ.б.) күргәзмә-ярминкәләрендә күрсәтәләр. 2001 елдан халык нәфис кәсепчелеге эшләнмәләренең иң яхшы үрнәкләренә конкурслар оештырыла, аерым эшләнмәләргә дәүләт заказлары бирелә. Халык нәфис кәсепчелеге эшчәнлеге Халык нәфис кәсепчелеге үзәге татарафыннан көйләнә.

Шулай ук кара: Бизәлеш сәнгате, Гамәли-бизәлеш сәнгате, Рус халык сәнгате, Татар халык сәнгате.

Элекке Казан хәрби округы командующие йорты рәшәткәсе

Фрагмент. Чуен; кою, чүкү. Чабакса тимерчелек кәсепчелеге

Әдәбият

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Российские промыслы: специальный выпуск, посвященный Татарстану. 2001. Окт.-нояб.

Изделия народных художественных промыслов и декоративно-прикладного искусства Республики Татарстан: Каталог. Казань, 2002.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова

Сөлге. 2005

Киндер тукыма, киҗе-мамык җеп. Чүпләмле туку. Алексеевск нәфис туку фабрикасы

Сувенир уенчыклар. 2000 еллар

Үзле балчык; әвәләп ясау, бизәк. Шәмәрдән балчык уенчыклар остаханәсе