Өй шартларында һәм нәфис кәсепчелек (баш һәм аяк киемнәрен бизәү) рәвешендә үсүче татар традицион сәнгатенең киң таралган төрләренең берсе.

Алтын һәм көмеш җепләр белән нәгыш техникасында сюжетлы һәм орнамент мотивлы чигүнең иң элгәрге үрнәкләре XIV йөзгә – XV йөзнең беренче яртысына карый. Татарстан Милли музеендагы укалап һәм нәгыш техникасында чигелгән япманың уникаль үрнәге Казан ханлыгы чорына нисбәтле дип исәпләнә.

Чигүләрнең күпчелек өлеше XIX йөзнең икенче яртысына – XX йөз башларына туры килә, аерым музей үрнәкләре XVIII йөз ахырына карый.

Җәймә кырые. XIX йөз уртасы

Фрагмент. Ефәк, ука чук; элмәләп чигү, келәм җөе. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Элмәләп чигү

Башка төрки халыкларда кебек үк, татарларда тамбур – элмәләп чигү (төбәк вариантларында – татар чигүе) техникасы популяр була. Ул эре чәнчемнар белән чигелгән кыска тамбурга һәм вак чәнчемнәр белән чигелгән – күперткән элмә – биек тамбурга бүленә, кайвакыт эрләнгән ефәк кулланып рельефлы өслек барлыкка китерә торган үреп чигү төре очрый. Шулай ук йон җебе һәм металл җеп, XIX йөздән – гарус файдаланыла.

XIX йөзнең икенче яртысына кадәр энә, соңрак шулай ук ыргак белән дә чигәләр, махсус җайланма – киерге кулланыла. 1870 еллар уртасыннан, аеруча шәһәр татарлары арасында, Европа тамбур машинасы киң тарала.

Нәгыш чигү

Кулдан элмәләп чигү белән бергә, сирәк булса да, нәгыш (төбәк вариантлары – йомшак чигү, шома чигү) техникасы кулланыла.

XVIII йөзнең икенче яртысыннан алтын яки көмеш канитель (нечкә метал уралган ефәк яки киҗе-мамык җеп) белән укалап чигү популярлаша. Рельефлы бизәк барлыкка китерү өчен җеп астына тукыма яки кәгазь куела. Чигү өстәмә рәвештә үрелгән метал спиральләр-трунцаллар, ялтыравыклар, сәйлән, энҗе беләнн бизәлә, чачаклар, чуклар, челтәрләр тегелә.

Кузьминых С.Д. Алтынчәч. 1960 еллар

Мендәр. Бәрхет, элмәләп чигү

Башка техникалар

XIX йөз ахырында күпертеп, элмәкләп чигү таралыш ала.

Керәшен татарларда камба (хачлап, чалыштырып чигү) төре яши, ул XX йөзнең икенче яртысында төп масса татарларда «рус чигүе» буларак тарала.

Рәсем үзенчәлекләре

Чигү өчен нигез булып өй шартларында җитештерелгән һәм сатып алынган (ситса, сатин, ефәк, парча, бәрхет, вельвет) тукымалар, юка итеп эшкәртелгән күн хезмәт иткән. Зәңгәр, яшел, алтын-сары, шәмәхә, кызыл һәм ак төсләр популяр була.

Гадәттә тукымага алдан төшерелгән рәсем буенча, тәҗрибәле осталар чама буенча чигәләр. Нигездә элекке үрнәкләр күчерелә һәм шәхси бизәкләр, төсләр белән тулыландырыла.

Чигү өчен дала, болын, бакчага бәйле мотивларның – лалә, кыңгырау чәчәк, зәңгәр чәчәк, мәк, канәфер, күкчәчәк, гөлҗимеш чәчәге, ромашкалар, кашкарый, алтын чәчәк, дәлия, чалма чәчәк, розалар, «төрек» кыяры, анар – рәткә тезелгән, гөлләмә һәм челтәр композицияләрендәге розетка һәм шахмат корылышындагы чәчәк-үсемлек бизәлеше характерлы. Кошларның, күбәләкләрнең, бал кортларының, әтәчләрнең, күгәрченнәрнең стильләштерелгән мотивлары, Борынгы Болгар һәм Алтын Урда бизәкләренә хас тукранбашлар, пальма, розеткалар, эт эчәгесе, интеграль спиральләр һ.б. файдаланыла.

Чигү төсләр байлыгы белән аерылып тора (бер әйбердә 10–12 төсмер бергә кулланылырга мөмкин).

Фәйзерахманова Р.Ф. Букча. 1980 еллар

Бәрхет, энҗе, канитель; чигү

Кулланылуы

Чигү белән көндәлек һәм йола сөлгесе – Казан сөлгесе (вариантлары – битъяулык, байлар сөлгесе) очлары, чаршау, кашага, кашагалы пәрдә, намазлык, япмалар, бирнә букчалары, ләүхә, күкрәкчә, алъяпкыч, җиңсә, хатын-кыз күлмәге итәкләре, туй чолгаулары, баш киемнәре – калфак, түбәтәй, такыя, яулыклар; тукыма һәм күн аяк киемнәре, янчыклар һ.б. бизәлгән.

Бүгенге көндә

Хәзеге һәвәскәр осталар нигездә шома һәм Болгар хачы техникасы белән чигәләр.

Профессионал рәссамнар (С.Д.Кузьминых, С. Гарбузова, Л.Ф.Фәсхетдинова, А.Мосавирова, И.Галант һ.б.) һәм халык осталары (И.Әхмәтова, Р.Глазова, С.Ислаева, Ф.Калмурзина, Р.Нурмөхәммәтова, А.Сафиуллина һ.б.) элмәләп һәм укалап чигү традицияләрен үстерә.

Татар чигүе белән бизәлгән сувенир әйберләр "Туран Арт" һ.б. остаханәләрдә җитештерелә.

Чигү үрнәкләре Казан, Зеленодольск, Чистай һәм Татарстанның башка шәһәрләре, Уфа, Касыйм, Сарапул, Рязань, Әстерхан, Пермь, Тубыл, Төмән, Омск музейларында, Россия халыклары этнографиясе музеенда (Санкт-Петербург), Бөтенроссия гамәли-бизәлеш сәнгате музеенда (Мәскәү), Хельсинкидагы Милли музейда (Финляндия) һ.б. саклана.

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. Казань, 1969.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Гулова Ф.Ф. Татарская народная вышивка. Казань, 1981.

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство Казанских татар. Москва, 1990.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. Казань, 1995.

Валеев Ф.Х. Татарское народное декоративное искусство. Казань, 2020.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова