Эчтәлек

Шәхеснең исем-фамилиясе белән беррәттән аның охшашлык билгеләрен дә ачыклау өчен хезмәт итә. Ислам кабул ителгәнгә кадәрге чорда төрки-татарларда фамилия функциясен туганлыкны белдерүче сүзләр, катлау титулы атамалары, кушаматлар (морза, чура, углан, хан, би, бәк, тархан һ.б.) үти, алар шәхеснең исеменә ялганып килә торган була: Тургай хан, Аккош би, Котлы тархан, Тимер Котлыгъ углан, Ырыс бәк.

Туганлык терминнарының (улы, кызы, баласы) кеше исеменнән соң кулланылуы тагын да соңгырак чорга хас: Рәхмәтулла бине Йагъкуб кызы Бибигайшә, Сәет Ишман углы, Таһир углы Исмәгыйль мелла.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителгәннән соң (Х йөз), хәзерге татарларның борынгы ата-бабалары теленә фамилия функциясен башкаруда охшашлыкны белдерүче -ибне, -бине, -бинте кебек сүзләр, туган җир, нәсел, титул белән бәйле атамалар үтеп керә башлый: Кара бине Канбар бәк, Суфый бине Гали би, Касыйм шәех, Мәхмүд ибне Гали ибне Гомәр әл-Болгари әс-Сараи.

Әдәбият, сәнгать һәм фән эшлеклеләре, туган шәһәрләре, авыллары яки ата-бабалары исемнәренә фарсы телендәге -и/-ый, -ви кушымчалары өстәп, фамилияләргә охшаш атамалар йөртә башлыйлар: Габдерахман әл-Кирмәни, Габделҗаббар Кандалый һ.б. Сирәк кенә кушымчасыз фамилияләр дә кулланыла: Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Гамил Афзал, Зөлфәт Хәким.

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан татарлар арасында -ов/-ова, -ев/-ева, -ин/-ина, -ский/-ская кушымчалы фамилияләр таралыш ала. Аларның ясалышына ата-бабалар исемнәренең тулы яки кыскартылган формалары (Солтанов, Тәфкилев, Кашаев), кушаматлар (Сатыймов, Тәкыев), топонимнар (Казанский, Крымский), этнонимнар (Нагаев, Татаринов, Башкиров), уртаклык исемнәр (Кунаков, Качкынчиев) нигез була. Язма ядкәрләрдән күренгәнчә, рус суффиксы ялганып ясалган беренче фамилияләр йомышлы татарлар арасында таралган була: Бичурин, Булатов, Тенишев, Еникиев.

Хәзерге кулланылыштагы татар фамилияләре бары XIX йөзнең 2 нче яртысы — XX йөз башында гына формалашып бетә.

Хәзерге татар фамилияләре берничә төрле юл белән ясала:

1) -ов/-ова, -ев/-ева, -ин/-ина кушымчаларына тәмамланган фамилияләр. Бу очракта кушымчалар гарәп һәм фарсы сүзләре нигезенә ялгана: Галиев, Хафизов, Гатауллин (аеруча киң таралган төр);

2) -ский/-ская, -лы/-ле кушымчалы фамилияләр иҗат белән шөгыльләнүче зыялылар арасында очрый: Камский, Кайбицкая, Уральский, Казанлы, Иделле, Мулилле;

3) кушымчалары кыскарган фамилияләр псевдоним буларак кулланыла, алар XX йөздә — XXI йөз башында рәсми рәвештә кулланыла башлый: Муса Җәлил, Зәйни Солтан, Сибгат Хәким, Айдар Хәлим. Икеле фамилияләр (Терегулова-Булатова, Богданова-Сафина, Вәлиева-Сөләйманова) татарлар арасында сирәк кулланыла.

Татар ономастикасы үсешенә Г.Ф.Саттаров, Г.Р.Галиуллина зур өлеш кертәләр.

Әдәбият

Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. К., 1990; 

Мазитова Ф., Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М., 1960; 

Татарско-русский словарь личных имён и фамилий. К., 2006; 

Галиуллина Г.Р. Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций. К., 2008.                        

Автор — Г.Р.Галиуллина